Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сәнгатьле итеп сөйләделәр

Тәтештә шигырь укучыларның ­“Җәлил укулары” II Халыкара ­әдәби бәйгенең зона туры узды.

(Тәтеш, 14 декабрь, "Тәтеш таңнары, Мәдинә Ибәтуллина (автор фотосы) ). Тәтеш татар урта мәктәбе бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил шигъриятен бәяләгән яшьләр өчен үз ишекләрен ачты. 

Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы районнарының белем бирү учреждениеләреннән 9дан алып 25 яшькә кадәрге 130дан күбрәк талантлы бала сәнгатьле сөйләү осталыгы буенча ярышта катнашу өчен безнең районга килде.

“Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты канаты астында уза торган бәйге яшь буынны патриотик тәрбия­ләүдә гаять зур әһәмияткә ия”, – дип билгеләп үтте сәламләү чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Кирилина. Жюри рәисе, Бөтен­дөнья татар конгрессы вәкиле Алмаз Нургалиев, районның милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова  шигъ­риятне яраткан яшьләргә һәм өлкәннәргә  уңышлы чыгыш ясауларын, ихлас тыңлап утыруларын, әле тагын – аралашу һәм дуслашу өчен яңа танышулар теләп, мөрәҗәгать итте. 

Бәйге программасы берничә номи­нациядә узды, шигырьләр төрле телләрдә: татар, рус, чуаш һәм хәтта инглизчә яңгырады. Катнашучылар һәрбер шигъри юлга күңел җылысын кушып, Муса Җәлил әсәрләрен илһамланып сөйләде. Чүпрәле районыннан килгән мәктәп укучысы “Вәхшәт” шигырен йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкарып, чарага хис-кичерешләр дулкыны өстәде. Бу мизгелләрдә залдагы тамашачыларның да, жюри вәкилләренең дә күзләре яшьләнде. 

Бәйгечеләрнең һәр чыгышы сәнгатьле, кабатланмас, матур булды. Муса Җәлилнеке генә түгел, башка авторларның да әсәрләре яңгырады. Мәсәлән, Олы Тархан урта мәктәбенең бишенче сыйныф укучысы Зилә Шәмсетдинова фронтовик бабасы хакында бәйге өчен махсус хикәя язган, ә тугызынчы сыйныфтан Ильмир Чумарин жюри хөкеменә татар язучысы, Тәтештәге балалар йортында тәрбияләнгән, Бөек Ватан сугышында катнашкан Ибраһим Гази хикәясен әзерләгән.

“Әлеге шигърият бәйрәме тирән эчтәлек­ле булды, – дип уртаклашты фикере белән жюри вәкиле, Тәтеш районында “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы бүлеге җитәкчесе Рима Сафиуллова. –  Балаларның каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы һәм аның күп телләргә тәрҗемә ителгән иҗаты белән кече яшьтән үк  таныш булулары сөендерә. Чыгышларны ихластан, шигырьләрне матур итеп сөйләүләренә шатланып, рәхәтләнеп тыңлап утырдым”.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев