Талантлары белән сөендерделәр
Көн темасы

Талантлары белән сөендерделәр

Тәтештә “Татар малае-2020” муниципаль бәйге булып узды.

 

     Тәтештә “Татар 
малае-2020” муниципаль 
бәйге булып узды.

Бәйгечеләрне районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова сәламләде.
Асия Заһир кызы районның “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесе, “Ак калфак” оешмасы җи­­тәкчесе Рима Сафиулловага, шәхси эшкуар Рәмзия Рафиковага, тәтешле Гөлчәчәк Зәйнуллинага бәйгегә финанс ярдәме күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдереп, болай диде: “Тәтеш районында дәүләт телләрен өйрәнүгә гаять зур игътибар бүлеп бирелә. “Татар малае” кебек, шундый тирән мәгънәгә ия чаралар ярдәмендә балаларыбызда туган телгә хөрмәт тәрбияләнә, тарихи-мәдәни мираска, милли гореф-гадәтләргә кызыксыну булдырыла”.
Бәйгедә 17 бала – районның мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Катнашучылар 6 турны узды: бу – йөз таныкламасы, шигырь сөйләү, җыр башкару, спорт һәм бию номерлары, кул эшләрен тәкъдим итү.
Балаларның барысы да чыгышларга бик яхшы әзерләнгән, сәхнәдә үзләренең барлык осталыкларын һәм талантларын күрсәтергә тырышты.
Балаларга караганда, алар­­­ның ата-аналары, укыту­чылары күбрәк дулкынлангандай тоелды. Алар бәйгенең яшь катнашучыларын әзерләр өчен күп көч куйганнар, милли киемнәр теккәннәр, җырлар һәм шигырьләр өйрәнгәннәр, бергәләп бие­гәннәр, үзләренең балалары ха­кында видео тәкъдим итү ясаганнар.

Бәйгене оештырган Рима Сафиуллова болай дип ­уртаклашты:

“Алкышлардан уч төпләре “яна”, һәр катнашучының номеры шулкадәрле матур булды. Катнашучыларның исәбе быел ике тапкырга артты. Беркем дә бүләксез калмады, балаларның барысы да медальләр, грамоталар, акчалата сертификатлар алды. 
Һәр кеше туган телен яратырга һәм сакларга тиеш, дип саныйм. Ата-аналар, тәрбиячеләр, укытучылар аны саклауда гаять зур роль уйный. Туган телне белү үз халкыңның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен белүгә, туган тамырларын белүгә китерә”. 


Район мәдәният йорты сәхнәсендә – жюри әгъзалары, ата-аналар, педагоглар, шулай ук бәйгедә катнашучылар: Салават Абдрахманов, Фәндүс Әскәров, Рәхим Әхмәдуллин, ­Риназ Габбазов, Рәсим Галиәкбәров, Раил Гыйззәтуллин, Илназ Ибраһимов, Инсаф Мөхәммәтҗанов, Динар Рәхмәтуллин, Самат Сәйфетдинов, Илназ Садриев, Фаил Сафин, Әмин Сибгатуллин, Данил Тимерҗанов, Илсаф һәм Инсаф Хәйбуллиннар, Рәдиф Шакиров.
 


Нет комментариев