Татарстан – нык гаиләләр территориясе
Республиканың алты район вәкилләре “Нечкәбил – 2018” бәйгесенең зона этабы кысаларында үзләренең гаилә традицияләре турында сөйләделәр.
(Тәтеш, 19 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Елена КАЛАШНИКОВА, автор фотосы). Бу проект күптәннән ачык мәйданчыкка әйләнде, анда җәмгыять өчен абруйлы һәм яшьләр өчен үрнәк булып торган нык гаиләләр чыгыш ясый. Бәйгенең исеме Абдулла Алишның әкият герое – кайгыртучан ана һәм умарталар хуҗабикәсе Нечкәбил исемле эшчән бал кортыннан алынган. Катнашучылар – гаилә учагын саклаучылар – тамашачылар һәм жюри әгъзалары алдына нәкъ тә менә шундый итеп килеп бастылар.
“Без кунакларга һәрвакытта сөенәбез. Тәтеш җирендә төрле милләт вәкилләре дус һәм бердәм булып яшиләр. Бүгенге чараның гаилә кыйммәтләрен саклау үрнәге булачагына мин ышанам”, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга райбашкарма комитет җитәкчесе Аркадий Семенычев.
Мәдәният йорты залында тамашачылар хуҗабикәләрнең аш-су осталыгына сокланып, өстәлләрне карап хозурландылар: кызарып пешкән пироглар, тәмле кош теле, баллы чәк-чәк шактый заманча кабымлыклар һәм бутербродлар белән күршелектә тордылар.
Һәрбер гаилә ТР Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева һәм Рафил Ногуманов, “Нечкәбил” ана матурлыгы һәм гаилә республика бәйгесе җитәкчесе Изольда Жуйкова, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәм башкалар составындагы таләпчән жюрины гаҗәпләндерә алды.
Безнең районны бәйгедә Гөлчәчәк Зәйнуллина һәм Илдар Фәхретдинов гаиләсе тәкъдим итте. Алар балалары белән бергә, Әти көне бәйрәменә басым ясап, үз гаиләләрендәге күркәм йола хакында сөйләделәр. Гаилә башлыгы җыелучыларны гитарада уйнап җырлавы белән сокландырды, Гөлчәчәк татар телендә бик матур итеп җырлады, уллары Ирек – спорт, кызлары Яна иҗаттагы казанышлары белән сөендерде, ә иң кечкенәсе Полина тамашачыларны күбәләктәй очып биюе белән таң калдырды.
Югары Ослан районыннан Карасевлар гаиләсе “Якут патшабикәсе һәм Коргуз падишаһы турында әкият” күрсәтте, тамашачылар Кама Тамагы районыннан килгән Сайкиннар гаиләсе вәкилләре ярдәмендә үткәннәргә кайтты һәм Алма спасы бәйрәме йоласы белән танышты, Буадан Талиповлар гаиләсе белән бергә һәркем театр буфетына күз сала алды. Чүпрәле районыннан Фәткуллиннар бәйгегә бишек һәм җеп эрләгеч алып килгән, ул әлеге гаиләдә буыннан-буынга күчә бара икән.
“Татарстан – нык гаиләләр территориясе”, – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Изольда Жуйкова.
Катнашучыларның чарага әзерләнүгә күп хезмәтләре киткән, әмма беркем дә бу хакта үкенмәгәндер, мөгаен. Тырышып көч куеп уздырылган сәгатьләр һәм репетицияләр, киемнәр әзерләү һәм сый-нигъмәтләр пешерү бәяләп бетергесез. Туганнарың һәм якыннарыңның ярдәме, буыннарның какшамас элемтәсе нәкъ тә менә шундый вакытта сизелә дә инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев