Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан табиблары коронавирустан дәваланган дүрт кешене өйләренә чыгарды

Ике кеше - Казанда, ә икесе Чаллыда дәваланган.

(Тәтеш, 7 апрель, «Тәтеш таңнары»). Татарстан табиблары бер тәүлек дәвамында республика клиникаларында коронавирустан дәваланган дүрт кешене өйләренә чыгарган. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Коронавирустан дәваланып терелгән тагын ике кеше хастаханәдән чыкты. Алар Чаллыда яшәүчеләр, шундагы йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланганнар. Ике кеше дә үзләрен яхшы хис итә», — дидие Лилия Галимова.

Кичә Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән Covid-19 вирусыннан дәваланган ике пациент чыкты. Дәваланганнан соң ике кешедә дә тест тискәре нәтиҗә күрсәткән.

фото: Татар-информ/Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев