Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанда 26 градуска кадәр суытачак

Салкын һава торышы кыска вакытлы булачак.

(Тәтеш, 28 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Бүген, 28 гыйнварда, Татарстан территориясендә кинәт салкынайтып җибәрә. Бу хакта Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Шулай итеп, төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -15..-20 градус, аязган вакытта -21..-26 градус фаразлана. Көндез максималь һава температурасы -9..-14, көнчыгыш районнарда -19 градус була. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Салкын һава торышы кыска вакытлы булачак. Чәршәмбе, 29 гыйнварда, төнлә температура -12..-17 градус, көнчыгыш районнарда һәм аязган вакытта -18..-23 градус көтелә. Көндез -4..-9, көнчыгышта -12 градус булачак. Моннан тыш, аязучан болытлы һава торышы көтелә, кар, көндез урыны белән буран фаразлана.

Пәнҗешәмбе, 30 гыйнварда, төнге температура -6..-11, көнчыгыш районнарда һәм аязган вакытта -16, көндез 0..-5 градус булачак.

Җомга һәм шимбә, 31 гыйнварда һәм 1 февральдә, җылы һава торышы көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан була. Төнлә һава температурасы -2..-7, көндез 0..-5 градус тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев