Татарстанда бераз суытачак
Көн темасы

Татарстанда бераз суытачак

Көндез республика территориясендә явым-төшем булу ихтималы аз.

(Тәтеш, 13 июнь, "Тәтеш таңнары"). Бүген, 13 июньдә, Татарстанда бераз суытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

Аязучан болытлы һава торышы булачак. Көндез исә республика территориясендә явым-төшем булу ихтималы аз. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк, бераздан ул юнәлешен төньяк-көнчыгышка таба үзгәртәчәк.

Көндез +16..+21 градус тәшкил итәчәк.

фото: архив/Авангард


Нет комментариев