Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанда буран һәм бозлавык көтелә

24 февральдән 25енә каршы төндә һава температурасы 0..-5 градус тәшкил итәчәк, көндез термометрның терекөмеш баганасы +3 градуска кадәр күтәреләчәк.

(Тәтеш, 25 февраль, “Тәтеш таңнары”). Бүген иртән һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән юеш кар һәм буран көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шушы вакыт аралыгында көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк, аның тизлеге көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр җитәр дип көтелә. 24 февральдән 25енә каршы төндә һава температурасы 0..-5 градус тәшкил итәчәк, көндез термометрның терекөмеш баганасы +3 градуска кадәр күтәреләчәк.

Синоптиклар машина йөртүчеләрне иртән һәм көндез юлларда кар көртләре, шулай ук бозлавык хасил булачагы хакында кисәтә.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев