Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанның тагын өч районында бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнде

Урып-җыю кампаниясе башланганнан бирле республикада 4 млн тонна ашлык җыелган.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Соңгы ике көндә республикада Аксубай, Әтнә һәм Спас районнарында бөртеклеләрне урып-җыю тәмамланды. Бу хакта “Татар-информ”га республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Министрлыкта хәбәр итүләренчә, 9 сентябрьгә республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 1 млн 322,2 мең гектарда, ягъни чәчүлекләрнең 93 процентында җыеп алынган.

“Бүгенгә 3 млн 967,5 мең тонна ашлык суктырылган. Бу узган елның шушы датасына булган күрсәткечтән 375 тоннага артыграк”, - диде министрлыкның игенчелек тармагын үстерү бүлеге җитәкчесе Ирек Садыйков.

“Урып-җыюны төгәлләгән районнар арасында иң күп ашлык Зәй районында суктырылган – 152,2 мең тонна. Икенче урында Нурлат районы – 103,5 мең тонна, өченче урында Спас районы – 100,8 мең тонна”, - диде Ирек Садыйков.

“Беренче бишлектә бу күрсәткеч буенча Тукай һәм Мамадыш районнары да бар. Анда уңыш күләме бер гектарга 39,5 центнерны тәшкил итә. Актаныш районында – 39 ц/га һәм Минзәләдә – 38,1 ц/га”, - диде Ирек Садыйков.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X