Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Техника эшкә әзер

Тәтешлеләр тракторлар, чәчүлек һәм туфрак эшкәртү техникаларын күрсәтте.

(Тәтеш, 10 апрель, «Тәтеш таңнары»).  Райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында авыл хуҗалыгы техникаларының язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча смотр-бәйге узды.

Республика комиссиясе вәкилләре район башлыгы Рәмис Сафиуллов, районның авыл
хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев, шулай ук башка белгечләр
белән берлектә районыбызның бәйгедә катнашырга теләк белдергән 8 авыл хуҗалыгы
предприятиесендә булды.

Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре технологик мәйданчыкка тезеп куелган
авыл хуҗалыгы техникаларын, алар медицина аптечкалары, янгын сүндергечләр белән тулыландырылган, тикшереп-карауга тәкъдим иттеләр. “Колос”, “Бакырчы”, “Авангард”, “Новая заря”, “Нур” авыл хуҗалыгы предприятиеләре бәйге нәтиҗәләре буенча иң күп балл
җыйды.

Рәсемдә: “Колос” кырларында туңга сөрү җирләрен тырмалау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев