Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Төп бурычлар – кешеләрнең сәламәтлеген саклау һәм демографияне яхшырту

Тәтеш районында җомга көнне районның сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең йомгаклау медицина киңәшмәсе булып узды.

(Тәтеш, 27 февраль, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина, автор фотосы). Киңәшмәдә район башлыгы Рәмис Сафиуллов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, районның берничә оешма җитәкчесе катнашты. 

Үзәк район хастаханәсе баш табибы Ринат Салаватуллин Тәтеш үзәк район хастаханәсенең 2019 елдагы эшчәнлеге турында хисап тотты. Ул районның сәламәтлек саклау системасында медицина ярдәме сыйфатын арттыруга юнәлтелгән чаралар комплексын тормышка ашыру дәвам итүен хәбәр итте. Ринат Рәхимҗан улы районның сәламәтлек саклау өлкәсендәге матди-техник база планын яхшыртуда ниләр эшләнгәнлеге хакында сөйләп, болай дип билгеләп үтте: “Капиталь ремонтка, сәламәтлек саклау объект­лары төзелешенә, соңгы 3 ел эчендә җайланмалар һәм җиһазлар сатып алуга Тәтеш районында 100 миллион сумга якын юнәлтелде. Районда 10 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) төзелде. Район башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиулловның турыдан-туры ярдәме белән 39 ФАП, поликлиника бинасы, бала тудыру йорты, беренче чираттагы дәвалау корпусы ремонтланды, үзәк район хастаханәсе территориясе төзекләндерелде. 2019 елда Бакырчыда ФАП төзелде. 

2024 елга кадәр Бессоново, Югары Тархан, Алекина Поляна, Зур Әтрәч, Кече Әтрәч, Богдашкино, Киртәле авылларында ФАПларны, Олы Шәмәк авылында модульле табиб­лык амбулаториясен; үзәк район хастаханәсенең төп дәвалау корпусына һәм инфекция бүлегенә, Олы Тарханның участок хастаханәсе бинасына капиталь ремонт ясарга ниятләнә. Үзәк район хастаханәсен заманча диагностик җайланма белән тәэмин итәргә кирәк”.
Чыгышта тәтешлеләр өчен борчулы тема – халыкның табигый үлеме югары дәрәҗәдә булуы яктыртылды. Баш табиб төп чирләрне: йөрәк-кан тамырлары, кан әйләнеше һәм сулыш юллары, яман шеш авыруларын әйтеп үтте. Диспансеризация дә чирне иртә стадиядә ач­ык­ларга ярдәм итә, 2019 елда план 92 процентка үтәлгән.

“Өстенлекле бурыч – кешеләрнең сәламәтлеген сак­лау һәм ныгыту, халыкның гомер озынлыгын арттыру, квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү, – дип ассызыклады районның баш табибы. – Кешеләрнең үлемен киметү буенча район программаларын тормышка ашыру эшләре дәвам  итәчәк. Югыйсә кешеләрнең үз сәламәтлекләренә, сәламәт яшәү рәвешенә карата үзгәрүләре зур әһәмияткә ия икәнлеген күз уңында тотарга кирәк. Тәмәке тартудан, алкоголь, майлы ризыкларны чиктән тыш  кулланудан баш тарту күп чирләрне, шул исәптән яман шешләрне булдырмый калырга ярдәм итәчәк”.
Владислав Виниченко рес­публикада медицинаны үстерү перспективалары турында хәбәр итте. Ул Тәтеш районында күчмә поликлиника эшен үрнәк итеп китереп, болай дип билгеләп үтте: “Безнең респуб­ликада сәламәтлек, демография, гомер озынлыгын арттыру, халыкның үсешен арттыру мәсьәләләре комплекслы, республика һәм федераль проектлар аша хәл ителә”.

Рәмис Сафиуллов районның социаль-икътисади торышы турында сөйләп, игътибарны районның сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар кытлыгына басым ясады, район администрациясе һәм үзәк район хастаханәсе тарафыннан районда медицина кадрларын җәлеп итү буенча кулланыла торган чараларга тукталды: “Земский доктор” прог­раммасы һәм торак сатып алу буенча программа эшли – яшь белгечләргә торак сатып алуга социаль ипотека буенча 500 мең сум акча бүлеп бирелә. Район башлыгы кешеләрнең сәламәтлеген сак­лау һәм демография хәлен яхшыр­туны төп бурыч буларак билгеләде. 
Рәмис Хатыйп улы районның сәламәтлек саклау коллективына җиңел булмаган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. “Авыл фельдшерларына – киң профильле белгечләргә хезмәтләре өчен аеруча да зур рәхмәт. Алар үз-үзләрен аямый эшлиләр”, – диде ул.
 


Белешмә:
Тәтеш районының дәвалау-профилактика учреждениеләре челтәрләре түбәндәге учреждениеләрдән тора: үзәк район хастаханәсе, Олы Тархан участок хастаханәсе, Кече Шәмәк табиблык амбулаториясе, 49 ФАП. Бүгенге көндә районда сәламәтлек саклау системасында 40 табиб һәм 230 урта медицина хезмәткәре эшли.
 


Рәсемдә: Жуково фельдшер-акушерлык пункты мөдире В.Т. Шәрәеваны бүләкләү

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев