Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Тәтеш чаңгы юлы – 2020”

“Тәтеш чаңгы юлы – 2020” күмәк чаңгы узышындагыларга салкынча саф һава, кояш һәм шәп кәеф юлдаш булды.

(Тәтеш, 20 февраль, “Тәтеш таңнары”, Елена Викторова
 (автор фотолары)). Меңнән күбрәк кеше катнашкан спорт чарасы шәһәрнең Көньяк микрорайондагы чаңгы базасы территориясендә үтте.

Җыелучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев сәламләде. “Бүгенге чаңгы узышы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, ­ТАССР оешуның 100 еллыгына һәм совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 31 ел тулуга багышлана”, – диде ул, катнашучыларга сәламәтлек теләп.

Бер чакрым биш йөз метр озынлыгындагы юл урман киңлеге аша үтә, шуңа күрә чаңгычыларның кышкы табигать белән тагын бер кат хозурлану мөмкинлеге булды. Өстәвенә аларның күпчелеге узышта җиңү өчен түгел, ә шәһәрдә яшәүчеләр белән бердәм команда булыр өчен чаңгыга басты. “Узышта беренче тапкыр катнашам. Бер генә дә туңмадым, хәтта эссе дә булды әле. Ә финишта коймак белән чәй дә эчтем. Минем беренче килү максатым юк иде, иң мөһиме – катнашу”, – дип уртаклашты Юлия Лакеева.

Матур гадәт буенча, чаңгы узышы нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләрне төрле яшь категориясе нигезендә бүләкләделәр, шулай ук иң яшь катнашучылар – җиде яшьлек Елисея Орехова белән Александр Волковны, иң өлкән спортчы – Алекина Полянада яшәүче 81 яшьлек Михаил ­Трофимовны.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X