Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов район яшьләрен бәйрәм белән котлый
27 июнь – Россия яшьләре көне
(Тәтеш, 27 июнь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов район яшьләрен бәйрәм белән котлый: “Яшьлек – хыяллар һәм өметләр, үзеңнең тормыш юлыңны эзләү вакыты. Нәкъ тә сез – яшьләр – якын киләчәктә безнең кече ватан, аның алгы үсеше, өлкән буынның язмышы өчен барлык җаваплылыкны үзегезгә алачаксыз. Тәтеш районында иң сәләтле, иҗади, инициативалы егетләр һәм кызлар яши. Сез – безнең терәк. Ихтыяр көчегез нык, сәламәт булыгыз!
Тормышыгызда сезгә уңышлар юлдаш булсын! Уйлаган теләкләрегезнең барысы да чынга ашсын”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев