Наталья Храменкова белән Виктория Хөсәенова үз үлчәү авырлыкларында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
(Тәтеш, 26 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
– Безнең кызлар ышанычлы җиңү яуладылар һәм 2022 елга Россия Федерациясенең җыелма командасы составына сайлап алындылар, – дип хәбәр итте ТРның атказанган тренеры Сәгыйть Ибраһимов. – Хәзер алда торган халыкара ярышларга әзерләнәчәкләр.
Мамадышта узган ярышлар ТРның атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, РФның физик культура һәм спорт отличнигы Илфат Кыям улы Имамиевка багышланган иде. Ярышта илнең 30 төбәгеннән килгән 140ка якын спортчы катнашкан.
фото: Сагит Ибрагимов
Нет комментариев