Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш студентлары “Ворлдскиллс” чемпионатының челтәр этабында катнаштылар

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы һәм Тәтештәге гражданнарны яклау көллияте студентлары “Ворлдскиллс” чемпионатының челтәр этабында актив катнаштылар.

(Тәтеш, 25 октябрь, Тәтеш таңнары).

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентлары WorldSkills челтәр этапларында “Повар эше”, “Авыл хуҗалыгы машиналарын файдалану”, “Эшкуарлык” төрләрендә катнаштылар.

“Повар, кондитер” һөнәре буенча белем алучы Альбина Щетникова Казанда “Повар эше” төре буенча челтәр этабында техникум данын яклады. Катнашучылар бәйге биремнәре өстендә эшләгән вакытта азык-төлекләрне эшкәртүнең заманча технологияләрен файдаланып, кайнар ризык, кабымлыклар, десерт әзерләү, санитар нормалар һәм таләпләрне белү осталыкларын күрсәттеләр. Сарманда узган “Авыл хуҗалыгы машиналарын файдалану” төре буенча сайлап алу турында ТР урта һөнәри белем бирү йортларыннан 24 студент катнашты. Безнең техникумны “Авыл хуҗалыгы механизациясе” белгечлеге студенты Вадим Одаряев лаеклы тәкъдим итте. Тәтеш районыннан “Эшкуарлык” төре буенча катнашкан – техникумның “Икътисад һәм бухгалтер учеты” белгечлеге студентлары эксперт комиссиясенә өстәмә бәйге биреме – бизнес-план ­юлладылар. 

Гражданнарны яклау көллиятендә өлкән курс студентлары һәм “Янгын куркынычсызлыгы”, “Коткару эшләре” бүлекләре яшьләре арасында WorldSkills стандартлары буенча “Коткару эшләре” төрендә челтәр этабы ярышлары булды. Курсантлар 5 этапта үз осталыкларын күрсәттеләр: янгын сүндерүченең хәрби киемнәрен кию, каршылыклар сызыгы эстафетасы, беренче медицина ярдәме күрсәтү, төеннәрне чишү һәм скалодромда эшләү. Тиздән финал ярышлары булачак, анда көчле командалар ачык­ланачак, алар үзләренең белем учреждениеләрен ярышларның төбәк этабында тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев