Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Тәтеш таңнары” гәҗите редакциясе оештырган “Сүз җый” җиңүчесе билгеләнде

Ул – Алабирдедә яшәүче ­Халидә Галиәкбәрова.

(Тәтеш, 24 гыйнвар, «Тәтеш таннары»). “Гәҗитне бөтен гаи­ләбез белән яратып укыйбыз. Соңгы вакытларда күп төрле бәйгеләр уздырасыз, аларның һәркайсын кызыксынып  күзәтеп барабыз. 

Улыбыз социаль челтәрләр аша “Тә­­теш таңнары” сайтыннан һәм шулай ук төркеменнән дә һәркайсын игътибар белән карап тора. Уңыш елмайганнарына сөенәбез, танышларга тавыш бирәбез.

Ә инде минем өчен шәхсән гәҗит күңелгә аеруча да якын. Чөнки без күбрәк китап, вакытлы матбугатны укып үскән буын. Шуңа да бәйге игълан ителүен күргәч, хәтта канатланып киттем, һәр санны түземсезләнеп көтеп алдым һәм анда бастырылган хәрефне карап, гәҗитне җыя бардым, тагын чыгачакмы икән дип тә уйладым. Җомга гәҗитен алгач, хәрефләрне җыйдым да, шунда ук моның “китап” сүзе икәнлеген белдем. Бу хакта авылда яшәүче әнием Әлфинурга дә әйттем. Ул да моңа ихластан шатланды. 

Һәм дүшәмбе иртәдән үк, улым белән икәүләп Тәтешкә юл алдык. Беренче булып редакциягә барасым килде, миңа кадәр килүче булмасмы икән дип тә борчылдым әле. Бу бәйгедә шулкадәр җи­ңүгә ирешәсем килгән иде, менә хыялым чынга ашты.  Минем өчен әлеге бәйге кызык һәм мавыктыр­гыч булды. Алга таба да шундыйрак бәйгеләр оештырып үткәрегез. Әлеге уенда җиңү гаиләбез өчен көтелмәгән күңелле вакыйга булды, редакциягә килүебезгә, биредәге хезмәткәрләр белән аралашуыбызга шатмын, чөнки бас­ма сүз, җанлы аралашу бернинди Интернет челтәрен дә алыштыра алмый”, – дип тәэсирләре, хис-кичереш­ләре белән уртаклашты редакциябез кунагы. 

Бу көнне Халидә ханым белән аның улы Рәсим дә килгән иде. Без аларга, үз чиратыбызда, район гәҗитенең халыкка барып җиткәнче нинди юллар аша узуы, башта ничек итеп вертскалануы хакындагы мәгълүматлар белән таныштыр­дык. Бу алар өчен тагын бер яңалык булгандыр дигән өметтә калабыз, 
“Авылдагы урта мәктәптә 6нчы сыйныфта укыйм. Һәр көнебез күңелле чаралар белән үрелеп бара. Әле театрга әзерләнәбез. Спортны яратам, шашка, волейбол ярышларында катнашам. Мәктәбебез укучыларының җиңүләргә һәм уңыш­ларга ирешүләре хакындагы хәбәрләрне район гәҗитеннән кызыксынып укып барам, моңа чын күңелдән куанам”, – диде Рәсим Галиәкбәров.

Тәтештә гомер кичерүче  Екатерина Сазонова әлеге бәйгедә “Авангард” гәҗитенең җиңүчесе дип танылды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X