Тәтешлеләр III Халыкара театр фестивале спектакльләрендә булды
Тәтешлеләргә тәкъдим ителгән беренче спектакль Мордва дәүләт милли драма театрының “Чукындырылмаган мордва кызы” дигән хезмәте булды.
(Тәтеш, 20 май, “Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова (автор фотосы) ). Милләтара элемтәләрне үстерүгә һәм ныгытуга юнәлтелгән “Аралашу мохите” дигән милли театрларның социаль-мәдәни проекты республиканың берничә районында бер үк вакытта уза: нигездә Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм безнең шәһәр сәхнәләрендә.
Тәтешлеләргә тәкъдим ителгән беренче спектакль Мордва дәүләт милли драма театрының “Чукындырылмаган мордва кызы” дигән хезмәте булды. Аның нигезенә XIX гасыр уртасында Түбән Новгород губерниясендә килеп чыккан тарихи вакыйгалар салынган. Халыкның көче Акулина – авыр язмышлы хатын-кыз образында чагылдырылган. Спектакльдә романтик күренешләр дә, кискен ирония дә бар.
“Бу куелыш беркемне дә битараф калдырмастыр, – дип уртаклашты Киртәледә яшәүче Ольга Никушина. – Халык киемнәре, музыка – барысы да күңелгә якын”. “Артистларның осталыгы сокландырды, алар анда милли мәдәнияткә һәм сәнгатькә мәхәббәтне тапшыра алдылар”, – дип өстәде Килдештән килгән тамашачы Зинаида Клементьева.
Россия армиясенең үзәк академия театры (Мәскәү) “Саня, Ваня, алар белән Римас” спектаклен күрсәтте. Актерлар, алар арасында Россиянең атказанган артистлары да бар иде, тамашачыларны Бөек Ватан сугышы вакытында Урал авылына һәм андагы сугыштан соңгы тормыш күренешләренә алып кайтты. Авыл кешеләре ватандашлары белән бергә Җиңүне якынайттылар, хатын-кызлар һәм балалар – хезмәт батырлыгы белән, ир-егетләр – кулларына корал алып.
“Без гади кешеләр, тынычлыкны яулап алган халык язмышы өчен чын күңелдән борчылдык. Матур кичә өчен рәхмәт, һәркемгә сәламәтлек, иҗат юлларында уңышлар телим”, – диде, район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән актерларга рәхмәт белдереп, район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев.
Тәтешлеләр чәршәмбе көнне Түбән Кама Дәүләт татар драма театры артистлары башкаруында Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасын карый алды. Аның эчтәлеге танылган драматургның талантын хөрмәт итүчеләрнең барысына да таныш. Тормышында шактый сынаулар кичерергә туры килгән Әлмәндәр карт үзендә рух күтәренкелеген саклап кала алды һәм яшәүдән ямь таба белү теләген югалтмады. Шулай да, ул бу дөньядан бакыйлыкка күчсә дә, аңардан соң аны яратучы һәм хәтерләүче нәсел дәвамчылары кала. “Бүгенге күренештәге герой кебек кешеләр һәрбер авылда бар, – дип уртаклашты саладан килгән берәү. – Бик матур итеп уйнадылар, хозурланып карап утырдым”.
Әлеге фестиваль көннәрендә республикабызның Мельпоменны яратучылары илнең генә түгел, шулай ук чит илдән килгән милли театр коллективлары чыгышларын да күрә алды. Тамашачыларның зур аудиториясенең колачы төрле мәдәниятләрнең үзара актив эшләвенә йогынты ясый, халыкларның милли көнкүрешен үстерергә ярдәм итә, бердәм иҗади проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев