Тәтештә “­Безнең ишегалды” программасы эшли
Көн темасы

Тәтештә “­Безнең ишегалды” программасы эшли

Район гәҗите журналистлары шәһәрдәге ике күпкатлы йортның ишегалдында булдылар һәм анда яшәүчеләр белән сөйләштеләр.

(Тәтеш, 20 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Николай Плотников, автор фотосы). Республика программасы күп фатирлы торак йортлар тирәсендәге территорияне яңартуга һәм төзекләндерүгә юнәлдерелгән.

Район гәҗите журналистлары шәһәрдәге ике күпкатлы йортның ишегалдында булдылар
һәм анда яшәүчеләр белән сөйләштеләр.

Зөһрә Хөсәенова, Горький урамындагы 31нче йортта яшәүче:

 “­Бу йортта инде 30 ел яшим. Бергәләп өмәләр үткәрәбез, җыештырабыз, җәен өстәл артында бергәләп чәй  эчәбез, аралашабыз. Ишегалды нинди матур булды – барысы да пөхтә, чиста. Осталар бригадасы эшләде, егетләр тырыш, безнең сүзгә дә колак салдылар, заказ буенча барысын да эшләделәр. Гагарин урамы ягыннан сарайлар буенча чәчәк түтәлләре, йорт янында бакча ясыйсы иде. Балалар мәйданчыгы, кием киптергечләр, эскәмияләр куячак­лар. Менә хәзер без, яшәүчеләр, уйга калдык, ишегалдыбыз матур, күркәм булса, аның тирәсендә иске сарайларыбыз ничек күренер икән…”

Мария Ивановна, К. Либкнехт урамындагы 9нчы йортта яшәүче: 

“­Ишегалдында төзек­ләндерү эшләре белән шөгыльләнергә тырышабыз, чәчәкләр утыртабыз. Яз, көз айларында подъезд янында су җыела иде, аны агызып җибәрергә тырышсак та, барып чыкмады. Быел, шатлыгыбызга каршы, безнең йорт ишегалдына асфальт түшәлде, юл һәм пөхтә тротуарлар ясалды. Су проблемасы да үзеннән-үзе хәл ителде. Автомобиль хуҗалары өчен сөенәм әле, хәзер аларның машиналары өчен асфальтланган машина кую урыны бар, урын барысына да җитә, чөнки алдан ук йортта яшәүчеләр белән килешенеп куелган иде. Яшеллек үстерү өчен дә урын калды, шуңа күрә язын янә чәчәкләр утыртачакбыз, ә кем яшелчәчелек белән шөгыльләнәчәк”.

Фәрит Гарифуллин, район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе: 
“­Безнең ­районда “­Безнең ише­гал­ды” рес­публика программасы уңышлы тормышка ашырыла. Быел сигез күпкатлы йорт ишегалды төзекләндерелде. Барысына да яктырткычлар куелды, анда яшәүчеләрнең теләге буенча төрле җи­һазлар урнаштырыла. Һәрвакытта да барысы да шома гына бармый, кайчагында яшәүчеләр кисәтүләр ясыйлар, җитешсезлекләрне әй­тәләр, аларны бетерергә тырышабыз. Хәзерге вакытта асфальт җәю төгәлләнеп килә. Киләсе елга эшләр дәвам итәчәк”.

“­Безнең ишегалды” программасы буенча биш ел эчендә (2020-2024 еллар) Татарстанда республиканың барлык шәһәр һәм район үзәкләрендә күп фатирлы йортларның ишегалларын ремонтлау күздә тотыла, программаны тормышка ашыру өчен 50 миллиард сум акча сарыф итү планлаштырыла, шуларның 8 миллиард сумына быел меңнән артык ишегалды ­ремонтланачак.
 


Нет комментариев