Быел Татарстанның төзелеш тармагы оешуының 100 еллыгын билгеләп үтә.
(Тәтеш, 18 август, "Тәтеш таннары", Татьяна Кузнецова, фото автора). Узган атнада район мәдәният йортында Төзүчеләр көненә багышланган “Җир йөзендә могҗиза тудыручылар бар” дип исемләнгән бәйрәм концерты булды.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов төзүчеләргә һәм тармак ветераннарына мөрәҗәгать итеп, болай диде:
– Сезгә тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Безнең мәктәпләрне, балалар бакчаларын, спорт корылмаларын, йортларны, юлларны – боларның барысын да сез эшлисез, барысы да сезнең кулларыгыз белән башкарыла. Тармак ветераннары тарафыннан ныклы нигез салынган, ул яшь буын төзүчеләр өчен мөһим булып тора. Йортларның нинди авыр шартларда торгызылуын, юллар төзелүен күз алдына китерүе дә читен, төзекләндерелгән торак пунктлар – шуның нәтиҗәсе.
Бәйрәм программалары кысаларында Тәтеш районының төзелеш тармагындагы алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булып үтте. Ахырдан район мәдәният йорты үзешчәннәре җыелучыларны матур җыр-биюләре белән сөендерделәр.
Нет комментариев