Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтештә – яңа элеватор

Тәтештәге ашлык кабул итү предприятиесе базасында яңа предприятие нибары быелның апрелендә генә оешты, әмма шушы кыска гына вакыт эчендә ремонт, төп фондларны яңарту һәм төзү буенча зур эшләр башкарылган.

 (Тәтеш, 13 июль, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова (автор фотосы) ). Тәтештәге ашлык кабул итү предприятиесе базасында яңа предприятие нибары быелның апрелендә генә оешты, әмма шушы кыска гына вакыт эчендә ремонт, төп фондларны яңарту һәм төзү буенча зур эшләр башкарылган.

“Элеваторда тулы күләмдә хезмәтләр күрсәтәчәкбез: кабул итү, чистарту, киптерү, ашлыкны җибәрү һәм саклау. Төяп озату елга транспорты белән йөртеләчәк, транспорт җайланмасын алыштыру ярдәме белән төяп озатуның җитештерүчәнлеге сәгатенә 175 тоннага кадәр арттырылачак, Иранга һәм Төркиягә экспортларга ниятлибез. Кабул итү җайланмалары ремонтланды, кабул итүнең куәте тәүлегенә 1000 тоннага кадәр арттырылды. Саклау куәтен 56 мең тоннага кадәр күбәйтү күздә тотыла, шул исәптән 32 тонна бар”, – дип сөйли Идел ярындагы производство мәйданчыгында булган чакта генераль директор Рафаэль Низамов (рәсемдә).  

Үтеп йөрү юлы аша узып, без ике ир-атны күрдек, Рафаэль Җәгъфәр улы аңлатканча, алар яңа электрон үлчәү төзелеше белән шөгыльләнә икән. Аннары ремонтланган өч ашлык складын карадык, анда өчәр мең тонна иген культурасы урнаштырырга була. Директор билгеләп үткәнчә, алар янәшәсенә тагын ун тимер силослар – цилиндр рәвешендәге ашлык саклау урыннары урнаштырылачак, аларның һәркайсына шулай ук өчәр мең тонна ашлык салыначак, мондый урнаштырулар мәйданны күп алмаска һәм продукцияләрне саклауда тулы контроль тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Җитәкчелек ашлык чистарту җайланмасы сатып алуны да кайгырткан, хәзерге вакытта аны җыю бара. Бу җыелган уңышны комбайннан агызып, кырдан турыдан-туры кабул итүгә китерү мөмкинлеген бирәчәк, иген төрле катнашмалардан, зыян күргән, кондициясез орлык­лардан чистартылачак, ул товар продуктын озак сак­лауны тәэмин итәчәк.

Киптергечне “элеваторның йөрәге” дип йөртәләр. Һәм юкка гына түгел. Ашлык кабул итү пунктында иген киптерү – бу уңышны эшкәртүдә һәм аны сак­лауга әзерләүдә мөһим этапларның берсе. Булган өч киптерү җайланмасына өстәп, биредә ике яңасы да сатып алынган, шулай булгач гомуми куәте сәгатенә 122 тонна тәшкил итәчәк.
Предприятие клиентларын­нан авыл хуҗалы­гы про­дукцияләрен үзләрендә  про­из­­водство-технология ла­бо­раторияләре булу хи­са­бына тиз рәвештә кабул итүне тәэмин итәчәк. Хәзерге вакытта лаборатория җиһазы, экспресс-анализлаучы заманча җайланма сатып алынган, бу ашлык кабул итү вакытын кыскартырга ярдәм итәчәк. 

“Кабул ителгән һәрбер партиягә шәхси карточка биреләчәк, аңа кабул итүнең, лабораториядән башлап бухгалтериягә чаклы барлык этапларны узу турындагы мәгълүматлар кертеләчәк”, – диде Рафаэль Низамов.

Тәтеш элеваторы җитәкчелеге предприятиене алга таба үстерү юнәлешендә. “Берьюлы саклау буенча куәтне арттыру 2020 елга – 60 мең тоннага кадәр, кабул итү буенча – тәүлегенә 1500 тоннага кадәр, киптерү – сәгатенә 240 тоннага кадәр, чистарту – бөртеклеләрне һәм майлы культураларны сәгатенә 450 тоннага кадәр. Административ-көнкүреш комплексы да ремонтланачак”, – дип уртаклашты планнары белән генераль директор.

Шулай да уңышлы үсешнең төп ышанычы булып кешеләр тора, дип саный ул. Беришләре элекке ашлык кабул итү предприятиесен­дә озак еллар эшләгән, кайберләре күптән түгел генә килгән һәм шулай ук яңа предприятие эшенә үз өлешен кертергә тырыша, алар аграрийлар тарафыннан кирәкле булып, сорау белән файдаланылыр дип өметләнә.

“Тормышта тотрык­лылык кирәк, хезмәт куясы һәм эшләп табасы килә, безнең элеватор кирәкле булыр дип өметләнәбез һәм бирегә бик озакка килдек”, – диләр алар. Бүген монда 39 кеше эшли, планда – вакытлыча персоналны кертеп, тагын 60ны хезмәткә урнаш­тыру. Дус коллектив бер-берлә­ре­нә ярдәм итеп, яшь буынга тәҗрибә тапшырып, бердәм гаиләдәй хезмәт куя.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев