Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тырыш игенчеләргә мактау!

Тәтеш районында авыл хуҗалыгы тармагы эшчәннәренә багыш­ланган бәйрәм чарасы булды.

(Тәтеш,  5 декабрь, Тәтеш таңнары, Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы). Бу көндә үсемлекчелектә хезмәт куючылар, терлекчеләр, җитәкчеләр, КФХ башлыклары, авыл хуҗалыгы продукция­ләрен эш­­кәртүчеләр, шәхси ярдәмче ху­җалык хуҗалары, авыл хуҗалыгы производствосы ветераннары “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексының иркен залына җыелды, аларны анда кадерле кунак буларак каршы алдылар.

Агробизнес кадрлары әзерләү Татар институты ректоры Николай Якушкин, ТР үзйөреш­ле машиналарны һәм башка төр техникаларның техник торышын күзәтү буенча Идарә начальнигы Радик Зыятдинов, ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев, ТР “Сортсемовощ” ҖЧҖ генераль директоры Харис Камалиев авыл кешеләренең тантанада катнашу шатлыгын уртак­лашыр өчен килде. “Сезнең җиңел булмаган фидакарь хезмәтегез аерым бер нәтиҗәлелек, җаваплылык та­ләп итә һәм иң олы хөрмәткә лаек, – дип мөрәҗәгать итте эшчәннәргә район башлыгы Рәмис Сафиуллов сәламләү сүзендә. – Тармак ветераннарына, намуслы хезмәт куючыларга, яшь белгечләргә бә­я­ләп бетергесез тәҗ­ри­бә бирүчеләргә –­ аерым рәхмәт һәм их­тирам сүзләре белдерәсе килә. Тәтеш районында икмәк кадерен һәрчак белеп яшиләр, җирдә эшли һәм аны ярата беләләр. Безгә авыл хуҗалыгы производствосы күләмен үстерү һәм районда тормыш сыйфатын ях­шырту буенча күп эшләр башкарасы бар. Сезнең җир-анага чын күңелдән бирелгәнлегегез һәм аңарда намуслы эшли белү осталыгыгыз алга куелган бурычларны уңышлы хәл итүгә зур этәргеч булуына ышанам”.

Авыл хуҗалыгында аерылып торган эшчәннәр Рәмис Хатыйп улы кулыннан лаеклы бү­ләкләр алдылар. Район мәдәният йорты үзеш­чәннәре тарафыннан җыр-моңга бай матур концерт әзерләнгән иде. 

Бәйрәм матур хатирәләр һәм якты кичерешләр калдырды, аг­рарийларның йөрәге җиңел булмаган хезмәтләрендә ирешкән нәтиҗәләре өчен горурлык хисләре бе­лән тулыланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X