Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уңышлар юлдаш булсын!

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының 155 чыгарылышы диплом алды, алар урта звено һәм квалификацияле эшче белгечләр сафын тулыландырды.

 (Тәтеш, 7 июль, "Тәтеш таңнары", Елена Викторова). Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының 155 чыгарылышы диплом алды, алар урта звено һәм квалификацияле эшче белгечләр сафын тулыландырды. 

Әлеге уку йорты диварыннан йөзләгән кичәге студент олы тормыш елгасы буйлап йөзәргә юл алды. Аларның күбесе югарылык­ларга күтәрелә, үз эшенең осталарына әйләнә. 

Тантаналы минутны көткәндә яшьләр дулкынлану хисләре чолгап ала, чөнки нәкъ тә менә шул мизгелдән алар кулларына диплом алачак, алар өчен вакытның яңа исәбе башланачак.
“Үрләр яулаганда сезгә уңышлар юлдаш булсын, безнең уку йорты бусагаларыннан чыгып киткәч, сезне яңа ачышлар көтә. Техникумны онытмагыз. Лаек­лы кешеләр булып калыгыз”, – дип мөрәҗәгать итте чыгарылышларга авыл хуҗалыгы техникумы директоры Илдар Сәхауов.

Быел уку йортын көндез һәм читтән торып укучы утыз өч студент бик яхшыга тәмамлады.
“Легендар уку йортыннан төрле юнәлештәге 150дән күбрәк белгеч чыга, аларны районыбыз, респуб­лика, илнең халык хуҗалыклары көтә. Егет-кызларның планнары зурдандыр, мөгаен, әмма минем теләгем – укытучыларны һәм остазларыгызны онытмагыз”, – диде район башлыгы урынбасары Евгений Курков.

Бәйрәм тантанасында атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Марат Фазлыев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бү­­леге начальнигы Николай Кудряшов, Тәтеш урман ху­җалыгы директоры Рәис Халитов, Казан дәүләт аграр университеты вәкилләре һәм башка мактаулы кунаклар катнашты, аларның күбесе төрле елларда авыл хуҗалыгы техникумында укыган.

“Чыгарылышларның егерме проценты диярлек дипломны бик яхшы билгесе белән алды, димәк бу, техникумда укытуның сыйфаты югары дәрәҗәдә булуын аңлата. Сез әле яшьләр, сезгә алга барырга һәм иҗат итәргә кирәк. Бүгенге көндә зур хуҗалыкта эшләргә яки үз эшеңне ачарга мөмкин, бары теләк һәм омтылыш кына булсын”, – дип билгеләп үтте ­Марат Фазлыев.

Казан дәүләт аграр университеты доценты Александр Матяшин яшьләргә изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте, ул аларны укуларын югары уку йортында дәвам итәргә өндәде. 
Авыл хуҗалыгы техникумы педагоглары әһәмиятле вакыйгага ныклап әзерләнгән, һәм чыгарылышлар өчен изге теләкләр юлланган видеоролик төшергәннәр, ул кичәге студентларда әйтеп бетергесез тирән тәэсирләр тудырды.

Александра Герасимова үзенең киләчәктәге һөнәрен бухгалтер булып эшләүче әнисе үрнәгендә аңлап сайлаган. “Хәзер, дипломны кулга алгач, документларны югары уку йортына тапшырырга ниятлим. Читтән торып укыячакмын, чөнки мин инде белгечлегем буенча Тәтеш үзәк район хастаханәсендә эшлим”, – дип уртаклашты ул. 

Чыгарылышлар, педагоглар тарафыннан бу көнне шактый күп җылы сүзләр яңгырады, аерылышудан күз яшьләре дә, чәчәкләр һәм шатлыклы елмаюлар да булды. Яшь белгечләр бик тиздән илнең төрле почмакларына таралышачак, бәлки аларның кайберләре танылган агроном, финанс белгече яки аш-су остасы булыр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X