Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ялларда Татарстанда коры һәм эссе һава торышы көтелә

Көндез 33 градуска кадәр җылы булачак.

(Тәтеш, 18 июнь, "Тәтеш таннары"). Татарстан синоптиклары бу атнада республикада һава торышы ниди булуы турында сөйләделәр. Фаразлар буенча, ялларда коры һәм эссе һава торышы булачак.

Җомга республикада көнбатыш антициклон йогынтысында алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы +7…+12 градус, көндез +24 градустан югары булачак.

Шимбә атмосфера басымы йогынтысында явым-төшем көтелми. Төнлә терекөмеш баганасы +8…+13 градус, көндез +29 градуска кадәр күтәреләчәк.

Якшәмбе төнлә һава температурасы +14…+19 градус, ә көндез +27.+32 градус булачак.

Якынча фаразлар буенча, киләсе атна башында, ягъни 21 һәм 22 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, һава температурасы тагын бераз күтәреләчәк. Шулай итеп көндез 33 градуска кадәр җылы булачак.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/17-06-2021/yallarda-tatarstanda-kory-m-esse-ava-toryshy-k-tel-5827227

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X