Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшь йөзүчеләрнең казанышлары

Казанда Җиңү көненә  багышланган йөзү буенча республика ярышларында Тәтешнең спорт мәктәбе шәкертләре 8 алтын, 1 көмеш һәм 3 бронза медаль яулады.

(Тәтеш, 14 май, "Тәтеш танңары"). 

Константин Привалов, Анастасия Михеева, Дарина Торгашова, Станислав Строкин составындагы ко­­манда ике эстафетада ирекле төрдә 4 тапкыр 50 метрга йөзүдә һәм 4 тапкыр 50 метр­га комбинацияле йөзүдә алтын медаль яулады. Нәтиҗәдә, безнең команда Җиңүче кубогына ия булды. Константин Привалов шәхси зачетта 50 метр­га һәм 100 метрга баттер­фляй йөзүдә алтын медаль алды. Дарина Торгашова 100 метр ераклыкка баттерфляй йөзүдә – алтын медаль, 50 метрга баттерфляй йөзүдә – көмеш, 400 метрга ирек­ле йөзүдә бронза яулады. ­Дарья Грошева 100 метр ераклыкка баттерфляй йө­зү­дә бронза алуга иреште.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X