Яшьләрне берләштереп
Тәтештә Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистларының шәһәр мәктәпләре һәм урта махсус уку йортларында укучылар белән очрашуы булды.
(Тәтеш, 8 октябрь, «Тәтеш таңнары»Татьяна КУЗНЕЦОВА, Елена Калашникова фотосы). Яшьләрнең җыелу максаты Халыклар дуслыгы йорты базасында вәкиллек ачу иде.
Яшьләр оешмалары активистларының мәктәп укучылары һәм студентлар белән аралашуы иркен, тату шартларда узды.
“Районыбызда дүрт милли-мәдәни үзәк уңышлы эшли, алар тарихи һәм милли-мәдәни мирасны саклау өстендә уңышлы хезмәт куя. Гореф-гадәтләргә сакчыл мөнәсәбәттән башка яшь буынны тәрбияләү мөмкин түгел”, – дип билгеләп үтте райбашкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлнара Кирилина.
Егет-кызлар алдында Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе рәисе урынбасары Амриддин Камолов чыгыш ясады. Ул төрле проектларда һәм фестивальләрдә катнашу мөмкинлекләре, оешманың эшчәнлеге һәм вәкилләре турында сөйләде.
“Без төрле милләт яшьләрен берләштерәбез”, – диде ул. Очрашу барышында, шулай ук, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясенең Тәтеш районы вәкиллеге җитәкчесе итеп Гөлдания Фәттахова тәкъдим ителде.
Чараның рәсми өлешеннән соң, мәктәп укучылары һәм студентлар “МУВИ” форум-театры күренешен карадылар. Актерлар ролендә тамашачылар үзләре чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев