Һәйкәлләргә QR-кодлар урнаштырылды
Көн темасы

Һәйкәлләргә QR-кодлар урнаштырылды

Чарада ­катнашучылар проектның әһәмиятен бил­геләп үттеләр, аның авторы һәм җи­тәк­чесе Россия ветераннар берле­генең респуб­лика бү­лекчәсе хезмәткәре Ольга Дютина. 

 

(Тәтеш, 12 июль, "Тәтеш таннары"). Тәтештә якташ­ла­рыбызның –  Бөек Ватан сугышы герой­ларының һәйкәл-бюст­ларына QR-кодлар (объ­ект турында мәгъ­лү­мат булган штрих код) урнаштырылды.

Тәтешлеләр дәһшәтле сугыш елларында дошман алдында баш иеп тормаган якташларын рәхмәт сүзләре белән искә алалар. Герой-җиңүчеләргә Ватан иң югары бүләкләр тапшырды, күпләргә – үлгәннән соң. Тәтеш рай­онында туып-үскән сигез кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, бишесе Дан орденының тулы кавалерлары. Алар­ның биографияләрен Тәтеш ягы тарихы музеенда, безнең язмаларда, һәм дә инде Тәтештәге Дан мемориалындагы бюстлардан – һәйкәлләрдәге  таб­личкалардан QR-кодларны телефондагы махсус прог­рамма аша сканерлап белергә мөмкин. Респуб­лика проекты кысаларында QR-кодлы таблич­каларны ­тантаналы рә­вештә Тәтешнең “Форпост” үзәге һәм “Батырлык” яшьләр (яшүсмер­ләр) клубы тәрбияләнүчеләре 
беркетте.

Чарада ­катнашучылар проектның әһәмиятен бил­геләп үттеләр, аның авторы һәм җи­тәк­чесе Россия ветераннар берле­генең респуб­лика бү­лекчәсе хезмәткәре Ольга Дютина. 
Сугыш кабатланмасын һәм тарихны бозмас өчен, ата-бабаларыбыз­ның ­батырлыкларын истә ­то­тарга, мирасыбызны ­сак­ларга кирәк. 

фото: tetushi.tatarstan.ru


Нет комментариев