Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җылылык һәм игелек нурында

Тәтеш татар урта мәктәбе педагогы Гөлфия Хөснетдинова – шәкертләре өчен дә, яшь хезмәттәшләре өчен дә остаз.

(Тәтеш, 16 май, “Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова (автор фотосы) ). Биология һәм география мөгаллимәсе укучыларга үз эшендә бары тик фәннең нык­лы белемен биреп кенә калмый, ә тирә-юнь дөньяга кызыксынучанлык, танып белүгә омтылу, барлык тереклеккә ярату уяту мөһим дип саный. “Үземнең эшчәнлектә гамәли-юнәлеш буенча укытуга таянам, – ди Гөлфия Мәҗит кызы. – Тикшеренү, лаборатор эшләр балаларга үзләре өчен кечкенә ачыш ясау, аларга гаҗәпләнү, белемнәрне гамәлдә куллану мөмкинлеге бирә”.

Биология тере организмнар (без дә шундый булып торабыз) белән өзелмәслек булып бәйләнгән, шуңа күрә укытучы сәламәтлекне саклаучы технологияләргә зур игътибар бүлеп бирә. Гөлфия Мәҗит кызын укучыларның белергә тырышучан зиһене һәм теге яки бу проблемага мөмкин кадәр тирәнтен үтеп керергә теләве сөендерә, алар аны үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрендә бик яхшы итеп күрсәтәләр. Быел, үткән елдагы кебек, сигезенче сыйныф укучысы Марк Чалышев Камай укуларында “Табигый фәннәр” секциясендә уңышлы чыгыш ясап, җиңүче булды. Ул үзен Вилькеевский укуларында да күрсәтә алды, Идел буе конференциясендә диплом яулады, Каюм Насыйри исемендәге Халыкара НПК җиңүчесе дә. “Миңа тикшеренү белән шөгыльләнү ошый, минем хезмәтем фермерлык хуҗалыкларын үстерүдә ярдәм итәргә мөмкин”, – диде тавыкларда күзәтелгән билгеләрне өйрәнү белән шөгыльләнүче яшь биолог. Аның сыйныфташы Гөлназ Гыймадиеваның тикшеренү юлына басканына нибары бер генә ел булса да, инде республика дәрәҗәсендәге уңышларга да ирешергә өлгергән. 

Өстәмә белем бирү педагогы Гөлфия Хөснетдинова мәктәп укучыларын “Яшь эколог” түгәрәгенә кызыксындыра алган. “Минем ярдәмчеләрем, өч ел өйрәнгәннән соң, һәркайсы сыйныфтан тыш чара гына түгел, хәтта дәрес тә үткәрә ала”, – ди педагог укучылары хакында. 

Гөлфия Хөснетдинова җитәкчелек иткән сигезенче сыйныф мәктәптә исәп буенча иң күп сандагысы. Югыйсә аларның яртысы әлеге коллективка быел гына килсәләр дә, балалар әти-әниләре белән бергә үзләренең бердәмлекләрен күрсәтеп, “Безнең күңелле бердәм сыйныф” район бәйгесендә өченче урынны алган. “Безнең Гөлфия Мәҗит кызы һәр яктан иҗади, игелекле, акыллы, чибәр, мөлаем, аның белән серләрне дә уртаклашырга була”, – дип мактадылар үзләренең укытучыларын шәкертләре, һәм ярышларда призлы урыннар – аның зур хезмәт нәтиҗәсе диделәр.  

Егерме елдан артык эш стажы булган югары квалификация категорияле тәҗрибәле педагогның төрле дәрәҗәдәге күп бүләкләре бар, грант иясе булып тора. Ул соңгы ике елда рес­публиканың укытучы-остазы дип танылган, бу аеруча да җаваплылык өсти. “Минем бурыч – яшь укытучыларга һөнәрләренә җайлашырга, үзләрен камилләштерергә өйрәнергә, үз-үзләрен үстергәндә шуларны юнәлеш итеп алырга ярдәм итү”, – ди Гөлфия Мәҗит кызы. Ул үз тормышын мәктәптән, хөрмәтле хезмәттәшләреннән, яраткан укучыларыннан  башка күз алдына да китерә алмый һәм болай ди: “Тормышым шатлык белән тулы, балалар аны җылыта, мин аларның якты нурларына, ихласлылыгына, игелеклелегенә коенам”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев