Җылылык һәм уңайлылык булдырып
Ноябрьнең беренче көнендә “Тәтеш җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ юбилеен – оешуының 25 еллыгын билгеләп үтә.
(Тәтеш, 1 ноябрь, Тәтеш таңнары, Елена КАЛАШНИКОВА (автор фотолары). Районның социаль-икътисади үсеше яңа предприятие булдыруны таләп итә, һәм ул 1993 елның 1 ноябрендә барлыкка килә. Җитәкчесе итеп Виктор Маслов билгеләнә. Җылылык челтәрләре предприятиесе өлешенә каты ягулык белән эшли торган тузган җылылык трассалары һәм котельныйлары эләгә. Газ котельные операторы Андрей Слугин ул чакларны яхшы хәтерли. “Эшне Толстой урамындагы котельныйда кочегар булып башладым, ул 2нче мәктәп янында иде. Безнең эш шартларын хәзерге белән чагыштырып та булмый. Мичкә күмерне һәр 15 минут саен өстәп торырга туры килде, урамда ул ката иде. Гадәттә өч казан эшләде, көчле суыкларда – биш, казаннарны сменага ике тапкыр чистарттык. Ә 1995 елда Мәктәп урамына яңа җайланмалар белән котельный төзеделәр”, – дип искә ала ул.
Котельныйларга үткәрелгән газлаштыру шәһәр хуҗалыгының җылылык белән тәэмин итү системасын шактый үзгәртә, заманча технологияләргә күчү Тәтеш ҖЧП эшчәннәренең хезмәт шартларын күпкә яхшырту мөмкинлеген тудыра.
Маркиз Сираҗиев һәм Михаил Мечтанин төрле вакытларда предприятиенең директоры булып торган. 2014 елдан аңа Наил Урманов (рәсемдә сулда) җитәкчелек итә, аның карамагында 72 тәҗрибәле хезмәткәр эшли. “Коллектив бүгенге көнгә үзенең төп бурычын уңышлы үти – кулланучыларны ышанычлы һәм сыйфатлы җылылык энергиясе белән тәэмин итә, катлаулы заманча җайланмаларны имин файдалана дип ышанып әйтеп була”, – ди ул.
Йортларда җылылык һәм уңайлылык тудыручы кешеләр – предприятиенең горурлыгы. Константин Ермилов, Степан Майоров, Зоя Гудинова, Тамара Михайлова, Ильяс Акчурин Тәтеш ҖЧПда озак еллар эшләгәннәр. Баш инженер Илдар Әхмәтгалиев, кадрлар буенча инспектор Наталья Малафеева, шофер Владимир Гвоздев һәм газ котельные операторы Андрей Слугин предприятие оешкан мизгелдән алып хезмәт куялар, слесарь Анатолий Канашев, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы Юрий Иванов, газ котельные операторлары Юрий Горбунов, Роман Андреев, Андрей Егоров, Зинаида Ярмуллина, Полина Слугина, Владимир Трофимов – егерме елдан артык. Предприятиене торгызуда аларның өлеше бәяләп бетергесез. Җаваплылык, үзара аңлашу, ярдәм итү, ышанычлылык – хезмәткәрләрнең үзенчәлекле сыйфатлары.
“Коллектив ирешелгәннәрдә туктап калмыйча, киләчәккә йөз тотып, уңышлы эшли. Аның куелган көче энергия белән тәэмин итү республика программасын тормышка ашыруга юнәлтелгән. Һәм, әлбәттә, уңай үзгәрешләр – иртәгәге көнгә өмет белән карарга мөмкинлек бирә торган төп этәргеч”, – дип саный Наил Рөстәм улы.
Әйе, тормыш бер урында гына туктап тормый, кешелек хезмәтенә алмашка яңа технологияләр һәм машиналар килә, әмма белемле һәм җаваплы белгечләрне, Тәтеш ҖЧПдагы кебекләрне, алар беркайчан да алыштыра алмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев