Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юлны кыскарттыңмы – штраф түлисең!

Юл хәрәкәте кагыйдәләре шоферларга гына түгел, шулай ук җәяүлеләргә дә кагыла.

(Тәтеш, 15 декабрь, "Тәтеш таңнары). Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, җәяүлеләр барыннан да ешрак социаль әһәмияттәге объектлар янында кагыйдәне боза.

Мисалга, шәһәр үзәгендә, Ленин һәм Горький урамнары тыкрыгы янәшәсендә, ноябрь аенда гына да тиешсез урында юлны аркылы чыккан өчен җәяүле тәтешлеләргә карата 88 беркетмә тутырылган. Кешеләр ашыгалар һәм юлны кыс­картып, моның белән юл-транспорт фаҗигасе куркынычы булу ихтималын тудыралар. 

Җәяүлеләргә истә тотарга кирәк:
1) юлны бары тик махсус билгеләнгән урыннардан чыгыгыз, безнең Тәтештә ул җәяүле кичүе, ә инде тамгалар булмаган җирдә – тыкрык­лар, тротуарлар яки юл читендәге сызык буйлап;
2) светофорда кызыл ут янганда, хәтта әгәр ­машиналар күренмәсә дә, юлны беркайчан ­аркылы чыкмагыз;
3) әгәр җәяүле кичүендә светофор күрсәткече булмаса, юлны аркылы чыгар алдыннан сезнең иминлеккә бернинди куркыныч янамавына инаныгыз;
4) беркайчан да шофер игътибарына исәп тотмагыз, бары тик үзегезгә ышаныгыз;
5) шоферның җәяүле кичүендә туктарга җыенмавын ачыктан-ачык күргән вакытта аны уздырып җибәрү хәерле һәм сез моның белән үзегезнең сәламәтлекне, ә бәлки гомерегезне дә саклап калырга мөмкинсез. Машинаның номерын истә калдырырга тырышыгыз һәм хокук бозу турында ДПС хезмәткәрләренә хәбәр итегез. Шоферлар инде шулай ук күрелгән тәртип бозу хакында, җәяүле үзе белә торып юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган чакта, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә хәбәр итә ала. Бу чакта җәяүле штрафка тартылачак; 
6) транспорт махсус зәңгәр төстәге (зәңгәр һәм кызыл төсләр) яктылык нуры сирпеп торучы ут һәм сигнал тавышы белән якынлашкан вакытта, җәяүлеләр юлны аркылы чыгудан тоткарланып торырга бурычлы, ә инде җәяүле кичүендәге кешеләр үтеп йөрү юлын кичекмәстән бушатырга тиеш;
7) әгәр сез һава торышы начар булганда яисә төнлә белән юл аркылы чыгарга, юл буйлап яки торак пункттан арырак йөрү өлешеннән барырга мәҗбүр икәнсез, ул чакта сез кагыйдә буенча яктылык кайтаргыч әйберләрдан файдаланырга бурычлы. Торак пунктларда кагыйдә буенча яктылык кайтаргычлар куллану, аларны тагып йөрү мәҗбүри түгел, әмма кирәк дип, киңәш ителә. 
Торак пунктларга карамаган җәяүле кичүендә яктылык кайтаргычлар булмаган өчен ЮХИДИ штраф салырга мөмкин.
Әлеге барлык гади кагыйдәләр сезнең сәламәтлекне сакларга ярдәм итәчәк.         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X