Тәтеш районында машина белән саву һәм мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча иң яхшы операторларны сайладылар.
(Тәтеш, 7 июнь, “Тәтеш таңнары", Инга Сәфәрова, Илнур Юнысов фотосы) “Новая Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесендә булган район бәйгесендә район хуҗалыкларыннан 15 сыер савучы һәм 13 технолог катнашты.
Тәтеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев бәйгедә катнашучыларга сәламләү сүзләре һәм ярышта уңышлар юлдаш булсын дигән теләк белән мөрәҗәгать итте.
“Бәйге терлекчелектәге эшчәннәрнең һөнәри осталыгын һәм гамәли күнекмәләрен камилләштерү максатында үткәрелә, – диде Ирек Әдип улы. – Бүген иң тырыш һәм җаваплы белгечләр билгеләнә”.
Конкурста катнашучыларның эше районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән торган хөкемдарлар төркеме тарафыннан бәяләнде. Хөкемдарлар бәйгенең барлык этабын игътибар белән күзәттеләр, теория сорауларына әйтелгән җавапларга, саву аппаратын сүтү һәм җыю буенча биремнәрнең үтәлешенә, мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча операторларның осталыгына һәм күнекмәләренә бәя бирделәр.
Ярышның теоретик һәм гамәли этап нәтиҗәләре буенча машина белән саву осталары арасында беренче урынны “Новая Заря” хуҗалыгыннан Флера Әхмәтова алды, икенче урын – “Маяк” авыл хуҗалыгы предприятиесе белгече Галина Улбутовада, өченче – “Нур” агрофирмасы сыер савучысы Хамисә Кәбирова.
Мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча операторлар арасында “Р. М. Заһидуллин” КФХдан Фәннур Сабирҗанов җиңүче дип танылды, икенче урынны “Маяк” хуҗалыгыннан Елена Шумилкина яулады, өченче урында – “Новая Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесеннән Айрат Гарифуллин.
“Бәйгедә, һөнәрендә иң яхшыларны ачыклаудан тыш, терлекләрне ясалма орлыкландыру мәсьәләләрендә тәҗрибә уртаклашу, саву технологиясен һәм культурасын үстерергә мөмкинлек бирә торган алдынгы алымнарны ачыклау һәм киң таныту, шулай ук сыерлар һәм таналарның югары дәрәҗәдә үрчүен тәэмин итүдә тәҗрибә уртаклашу да булды”, – дип билгеләп үтте районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов.
Һөнәри осталык бәйгесендә катнашучыларның барысына да Мактау грамоталары белән бүләкләр тапшырылды.
Нет комментариев