Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

14 октябрь – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

Тәтеш районы ветераннарына һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә район башлыгы Рәмис Сафиуллов мөрәҗәгать итә: “Тәтеш районында икмәк кыйм­мәтен һәрвакыт аңлап яшәделәр, җирдә эшли белделәр һәм эшләргә яраттылар, авыл хуҗалыгы эшчеләренең хезмәте өстенлекле һәм мактаулы булды, шулай булып кала да.


 Безгә авыл хуҗалыгы җитештерүенең күләмен арттыру һәм районда тормыш сыйфатын яхшырту буенча шактый эшләр башкарасы бар әле. Сезнең хезмәтегез, җиргә туг­рылыгыгыз һәм анда намуслы хезмәт куя белүегез алдыбызга куелган бурычларны уңышлы хәл итүнең төп нигезе дип уйлыйм. Бу бәйрәм көнендә тармакның барлык ветераннарына аерым рәхмәт һәм хөрмәтләү сүзләре җиткерәсе килә. Үз-үзләрен аямыйча, намус белән хезмәт иткәннәргә һәм яшь белгечләргә бәяләп бетергесез үрнәк күрсәткәннәргә,  фидакарь хезмәтләре өчен авыл хезмәтчәннәренә, ветераннарга, җитештерү алдынгыларына баш иябез. Чын күңелдән барыгызга да нык сәламәтлек, уңышлар һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим!”
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев