Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Аның йортында гаилә учагы яна

Татарстанда гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы уңышлы гына эшләп килде.

Район башкарма комитетының төзелеш, то­рак-коммуналь һәм энергетика бүлекләре хәбәр итүенчә, 2012 елның 1 гыйнварына кадәр Тәтеш районында сигез йорт авария хәлендә дип табылган булган. Район башкарма комитеты карары белән “Тәтеш муниципаль районында 2013 – 2017 елларга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча муниципаль адреслы программа” расланган, аңа ярашлы авария хәлендә дип табылган күп фатирлы йортлардан гражданнарны күчерүне финанс һәм оештыру ягыннан тәэмин итү гамәлгә ашырылган. Программа торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп-коруга ярдәм итү фонды һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына финансланган. 
Без авария хә­лендәге торактан күченгән ханымда кунакта булдык. “Кырык елдан артык Юбилей урамындагы иске йортта, 22 квадрат метрлы, мичле фатирда яшәдек, – дип сөйли пенсионер Нина Сысоева. – Йортны авария хәлендә дип тапкач, хакимияттәгеләр программада катнашырга тәкъдим итте. Яңа фатирда яшәргә, әлбәттә, ризалаштым, иске фатир өчен 243 мең сум акча алдым, алары беренчел кертемгә китте, калганнарын социаль  ипотека шартларында 7 процент белән түлим. Аллага шөкер, кырык еллык хезмәт стажым белән пенсиягә җитәрлек акча эшли алдым, өстәвенә аны ел саен арттырып торалар, һәр айда да кирәгеннән артыграк түләргә тырышам”.
Аралашучан ханым безне бөтен бүлмәләре белән дә таныштырып чыкты. “Беренче кышны салкынчарак иде, аннары өстәп батареялар куйдырттым, тәрәзәләрне җылыттык, – дип санап китте ул. – Акрынлап, үз җаем белән барысын да эшлим”. Тәтешле бик шат – аның хәзерге уңайлы торагының мәйданы элеккегедән ике тапкыр диярлек артып киткән. Кешегә, халык әйткәнчә, көмеш яшенә җиткәч, тормыш итәр өчен барлык шартлар да тудырылган.  
“Еш кына кызым, онык­лар, онык­чыклар килә, барысына да урын җитәрлек, хәтта онык­чыгым бе­лән пикник та оештырабыз әле, – дип, елмая Нина Ивановна, идәндәге палас өстенә җәелгән балалар юрганына күрсәтеп. – Һәм шунысы сөендерә, әлеге программада юкка гына катнашмадым, хәзер җылы өемдә һәрчак гаилә учагы яна”.  
Лина Тихонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев