Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Ашкындырды, җилкендерде Сабан туе!

    Авылларда гөрләп үтте Сабан туйлар!

    (Тәтеш, 14 июнь, “Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина ).  


    Бакырчы һәм Үтәмеш
    Кояшлы эссе якшәмбе иртәсендә авыл халкы һәм туган җирләрен сагынып илебезнең төрле төбәкләреннән кайтучылар Сабан туе була торган матур табигатьле урынга җыелды. 
    Бәйрәм “Бакырчы” хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаров, җирлек башлыгы Илдар Шәмсетдиновның тәбрикләү чыгышыннан ачылды һәм алдынгы эшчәннәргә истәлек­ле бүләкләр тапшырылды.

    Сәхнә түренә үзешчәннәр чыкты. Аларның аһәңле тавыш­лары бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде. Рух күтәренкелеге ташып торган тамашачылар әлеге дәртле көйләргә рәхәтләнеп биеделәр, кушылып җырладылар. Ак яулык­лы әбиләр, олпат ир-атлар яшьлекләрен тагын бер кат сагынып искә алды. 

    Сабыйлар өчен аеруча да күңелле булды. Алар туңдырма белән сыйланды, понида утырып йөрде, җиргә җәелгән келәмгә утырып таяк тартышта катнашты... 
    Ат чабышын бик күпләр яратып карый, әлбәттә. Җайдаклар әмерен үтәп, атларның беренчелек өчен җан-фәрманга узышуы Сабантуйга килүчеләрне битараф калдырмады. Бабайларыбыздан калган ат чабышы хәзер дә халкыбызның иң яраткан бәйгесе. Ерактан тузан туздырып, җилдәй җилдереп чапкан атлардагы җайдакларга көч биреп кычкырган авазлар һава киңлекләрен ярып еракларга очып югалды. Кемнәрнеңдер: “Их, атлары, бигрәк шәп тә инде!”, – дигән сүзләре күңелгә кереп калды. 

    “Бар чабучыларга, бар атларга, атларны әзерләүчеләргә зур рәхмәт! Аларның йөрәкләре дөп-дөп тибә, йөрәкләре яна бит ул чакта... Мизгел, ә күпме көч, түземлек, әзерлек сорый...”, “Харис абый, сөбеханалла, молодец!” – дип язган Бакырчыдагы ат чабышы хакында социаль челтәрдә Гөлнур Фәйзуллина. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. 
    Ат чабышыннан соң сабан бәйрәменең иң күп тамашачысын җыйган урын – ул көрәш мәйданы. Аны Сабан туеның бизәге, йомгаклау өлеше дияргә дә була. Мәйданда халык шактый азая төшсә дә, көрәш сөючеләр, бар дөньяларын онытып, бил алышучыларны күзәтте, алар өчен дулкынлану кичерде. Кызу барган бил алышта Үтәмеш егете Радик Мохтаров, яшь көрәшчеләр арасында Шамил Камалов батыр калды. 

    Олы Тархан
    Әлеге җирлек үз эченә берничә авылны ала. Алар бәйрәм вакытларында тату гаиләдәй бергә җыела һәм һәр чараны күмәкләп уздыра. Олы Тарханның Хәтер паркы дип йөртелгән гүзәл бер почмагында авыл халкы белән бергә кунаклар да Сабан туеның бар матурлыгын күреп хозурланды.

    Бәйрәм тантанасында район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Иваново хакимияте вәкилләре дә катнашты. “Язгы кыр эшләре вакытында комиссия тарафыннан сезгә югары бәя бирелде. Кырларыгыз чиста, тырышып эшлисез, барлык эшчәннәргә уңышлар телим”, – диде Рәмис Хатыйп улы, җитәкчелеккә истәлекле бүләк тапшырып.

    “Татарстан” хуҗалыгы җитәкчесе Фәнил Ибраһимов терлекчелек, игенчелек һәм башка тармаклардагы тырыш эшчәннәрнең хезмәте киләчәк уңышның нигезе икәнлеген билгеләп үтеп, аларга бүләкләр тапшырды. Җирлек башлыгы Әнсар Айзатуллов та бәйрәм чыгышы белән мөрәҗәгать итте. 

    Сабан туе әләмен күтәрү хокукына Җәүдәт Ильясов белән Әүхәт Зарма ия булды. Мәйданда төрле уеннар уздырылды. Сәүдә нокталары эшләп торды. Халык капчык киеп йөгерде, чүлмәк ватты, капчык бәреште... Җитезләр һәм кыюлар, әлбәттә, җиңү яулады.

    Көрәш инде Сабан туеның иң төп күренешләренең берсе булды. Түгәрәк келәм тирәсендә кешеләр мәш килде. Якташлары өчен җанатып торсалар да, башка районнан килгән көрәшче батыр калды. 

    Мәдәни программа да гаять бай иде. Үзешчән сәнгать осталары Рөстәм Әхмәдуллин, Рафис Хөснетдинов, Гөлфия Мәүлетова, Идия Солтанова, Сиринә Сәлахетдинова кабатланмас тавышлары белән сокландырдылар, мәктәп укучылары һәм Альбина

    Бәхтияроваларның биюләре аеруча да үзенчәлекле итеп башкарылды.
    “Уен-көлке, җыр-моң көн дәвамында яңгырап торды. Сабан туе гаҗәеп күңелле, шәп үтте. Кыскасы, ашкындырды, җилкендерде безне Сабан туе”, – диделәр бәйрәмдә булган тарханлылар.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: