Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Беренче премия иясе Тәтештә яши һәм эшли

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш 1нче урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Юрий Мышевка Мирза Мәхмүтов исемендәге ТР Дәүләт премиясен тапшырды.

Күп тәтешлеләргә ул талантлы педагог буларак кына түгел, искиткеч әдәби эшләр авторы буларак та яхшы таныш. Юрий Владимирович күп тапкырлар төрле бәйгеләрдә җиңүче һәм грантлар иясе булды. Әле күптән түгел генә  “ТРның атказанган укытучысы” исеменә лаек булган иде һәм менә чираттагы лаеклы җиңү. Өстәвенә, әле ниндие! Мирза Мәхмүтов исемендәге премиянең беренче һәм әлегә бердәнбер иясе Тәтештә яши һәм эшли.
Әмма югары нәтиҗә артында күп көч сорый торган бер генә еллык хезмәт тормый. Дәгъва итүчеләрнең гомуми саныннан әлеге бүләккә сигез кеше сайлап алына. Катнашучыларның фәнни-методик басмаларда дөнья күргән язмалары, укыту процессына яңа технологияләр кертүләре, яшь белгечләр белән эшләүләре, укучыларының уңышлары, әдәби казанышлары бәяләнә.
“Бөтен дөньяда билгеле булган көнчыгыш галиме Мирза Мәхмүтов премиясе лауреаты булу турындагы хәбәрне зур дулкынлану белән кабул иттем, чөнки бу минем өчен бик зур дәрәҗә”, – дип уртаклашты Юрий Владимирович.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ул – районыбыз укытучылары практикада уңышлы куллана торган “Тәтеш ягы һәм Тәтеш ягы тарихы” дигән укыту-методик комплектының авторы да.
Елена ВИКТОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X