Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Безгә башкаладан киләләр

Районның балалар сәнгать мәктәбендә кунакларны еш кабул итәләр.

Тылсымлы көй яңгырады
Казан кунаклары тәтеш­леләргә гаҗәеп классик әсәрләрдән торган  “Романтик музыка” дип исемләнгән искиткеч программа бүләк итте.

Балалар сәнгать мәктәбендә фортепиано сәнгатен башкаручылар белән иҗади очрашу булды. Тәтешкә Казан шәһәренең 4нче балалар сәнгать мәктәбе вәкилләре: ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, фортепиано укытучысы Лариса Байдерина һәм әти-әниләре белән аның укучылары килде. 

Лариса Викторовна үз мәктәбе, шәкертләре – республика, бөтенросс­ия бәйгеләре җиңүчеләре һәм лау­реатлары турында, шулай ук алда торган концерт программасы әсәрләре хакында сөйләде. Тәтешлеләр Чайковский, Шопен, Григ, Мендельсон, Фибих әсәрләрен тын да алмый тыңладылар. Укучылар Рөстәм Яхинның “Бишек” җырын, Александр Пушкинның “Буран” повестыннан Григорий Свиридовның музыкаль иллюстрацияләрдән романс, Манфред Шмитцның “Романтик этюд”ын   рояльдә башкардылар. 

“Классик музыкаларның гүзәл әсәрләрен профессиональ башкару, музыкаль әсәрләрнең оста һәм сыйфатлы интеграция­се җыелучыларның һәркайсының күңел кылларын тибрәтте”, – дип ассызыклап үтте Тәтеш балалар сәнгать мәктәбе директоры Екатерина Баландина.

Балалар өчен музыка
“Татарстан композиторлары – балаларга” – шундый исем астында онытылмас концерт-очрашу булып үтте.
Укучылар һәм укытучылар янына кунакка Россия композиторлар берлеге һәм Татарстан композиторлар берлеге рәисе, РФ һәм ТР халык артис­ты Рәшит Кәлимуллин белән бергә аның хезмәттәшләре – халыкара һәм бөтенроссия бәйгеләр лауреатлары – композитор Илһам Байтирәк белән пиа­нинода уйнаучы Екатерина Коврикова килде. 

Рәшит Фәһим улы тәтешлеләргә үзенең иҗат юлы турында сөйләде һәм балалар өчен матур итеп эшләнгән яңа ноталар җыентыгына тәкъдим итү ясады. 

Екатерина Коврикова композиторның фортепиано әсәрләрен сәләтле итеп башкарды. Урман, хайваннар, кошлар, туган авыл, яраткан бәйрәмнәр, поезд тавышы  аңлаешлы музыка телендә, таныш рифмалар һәм интонацияләр белән яңгырады, барысы да күңелгә якын һәм хуш килерлек. Укучылар өчен бу чын-чынлап мастер-класс булды: нәрсәгә омтылырга кирәк, әсәрләрне ничек башкару зарур, нәтиҗәсе нинди булырга тиеш. Тыңлаганнан соң, алар композиторның сорауларына җаваплар әйттеләр, тәэсирләре белән уртаклаштылар. 
Композитор Илһам Байтирәк үз әсәрләрен тәкъдим итте. Аның балалар өчен язылган “Полиция патруле” пьесасы чынбарлыктагы  хезмәт охшашлыгы белән тыңлау­чылар йөрәгендә тирән урын алды. 

Екатерина Баландина кунакларга иҗади визитлары өчен рәхмәт белдерде һәм ТР композиторлар берлеге рәисенә Рәхмәт хаты, шулай ук җирле композитор Даниил Старшининның җыентык­ларын тапшырды, мәктәп укучылары аның әсәрләрен берничә елдан бирле башкаралар. Чара ахырында Рәшит Кәлимуллин җылы итеп каршылаган өчен ихтирам сүзләрен җиткерде. “Укучыларыгыз минем әсәрләремне башкарсыннар һәм әлеге матур очрашуны искә алсыннар иде, ә мин, үз чиратымда, балалар һәм яшүсмерләр өчен яңа әсәрләр иҗат итәчәкмен”, – диде ул, мәктәпкә үзенең балалар өчен язган нота җыентык­ларын бүләк итеп. 
  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев