Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Безгә тагын килегез!”

Бессоново авыл җирлегендә яшәүчеләр хөрмәтле кунакларны Киртәле мәдәният йорты фойесында гармун моңы астында каршыладылар.

Халык күргәзмәне зур кызыксыну белән карады. Тозланган алмалардан алып телең йотарлык чуртанга кадәр булган төрледән-төрле ризыклар, Тамара Розанова һәм Югары Тарханнан "Гаҗәеп матур" иҗат берләшмәсе эшләре күргәзмәсе, Виктор Овчинниковның әдәби хезмәтләре һәм аның шәхси коллекциясеннән агачтан ясалган әйберләр игътибарны җәлеп итеп тора.Акрынлап тамаша залы да тулыланды.
"Киртәлеләргә икеләтә бәхет елмайды, чөнки аларның мәдәният йорты сәхнәсендә икенче җомга рәттән үзешчән сәнгать артистлары чыгыш ясый", - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга райбашкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Кирилина.
"Тәтеш җире талантларга бай" - Бессоново авыл җирлегендә яшәүчеләр үзләренең концертларына шундый исем куйганнар һәм бер генә дә ялгышмаганнар. Тамашачылар "Чиньжарамо" вокаль төркеме сәхнәгә чыккачтын ук моңа ихластан инандылар. Әлеге иҗади коллективтагы гүзәл затлар гармунчының кушылып уйнавы астында берсе артыннан берсе рус һәм мордва телләрендә музыкаль әсәрләр башкардылар. Ирле-хатынлы Овчинниковларның "Гармония" дуэты үз репертуарына халык һәм авторлык җырларын керткән. Сүз уңаеннан, Виктор Филиппович искиткыеч гармунчы гына түгел, шулай ук концерт программасы кысаларында тәкъдим ителгән күп кенә әсәрләрнең көй авторы да булып тора. Сергей Китаев баян телләрен оста итеп баса, Виктория Пелькина "Мәхәббәт хыяллары" җырын күңелләргә үтеп керерлек итеп башкарды. Югары Тарханнан "Хельхем" фольклор ансамбле җырчылары сәхнәгә милли киемнәрдән чыктылар һәм тамашчыларга чуаш телендә музыкаль номер бүләк иттеләр. Матур, чәчәкле сарафаннардан "Келуня" иҗат коллективы сәхнә буйлап әйтерсең лә аккошлардай йөзде, Елена Фомина үзе иҗат иткән "Татарстан" шигырен сөйләде. "Ни аяныч, Бессоново авыл җирлегендә бер генә Бөек Ватан сугышы ветераны да калмады", - дигән әрнүле сүзләр яңгырады конферансьедан. Шуннан соң алар танылган һәм сугышта катнашкан якташларын исем-фамилияләп санап чыктылар.
Бессоново авыл җирлеге башлыгы Венера Йосыпова кабул итүче якка истәлекле бүләк тапшырды һәм тамашачыларга җылы каршылаулары өчен рәхмәт белдерде.
"Артистлар арасында бүген безнең җирлектә туучыларның да булуы сөендерә", - дип билгеләп үтте Киртәле авыл җирлеге башлыгы Анна Абмаева һәм елмаеп өстәде: "Безгә тагын килегез!"
Елена ВИКТОРОВА, Елена КАЛАШНИКОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан Тетюши