Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Безнең бурыч – балага ярдәм итү

Тәтеш районы социаль педагоглары, психологлары, мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары белән укучыларның деструктив тотышын профилактикалау чаралары хакында фикер алышу булды.


Өстәмә белем бирү үзәгендә булган түгәрәк өстәлдә мәктәп укучыларының мәгълүмати иминлек мәсьәләләре, яшьләрнең Интернет челтәре аша деструктив юнәлештәге төркемнәр белән мавыгуына юл куймау чаралары оештыру, үзләрен девиант рәвештә тоткан  балигълык яшендә булмау­чылар белән эшләү төрләре һәм алымнары каралды.  
“Салават күпере” психолог-педагогия хезмәте белгечләре тайпылышлы гадәтләрне коррекцияләүне оештыру буенча аңлату эшләре уздырдылар, мәктәпнең медиация хезмәте турында тәкъдим ителгән видеороликны анализладылар. Чарада катнашучылар эшләү тәҗрибәсен уртаклаштылар, педагог-психолог Вера Евграфова үткәргән психология буенча тренингта катнаштылар.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Наталья Фунтова үзенең чыгышында педагогларның игътибарын махсуслаштырылган мәгълүмати системадагы сигналь картаны тутыру алымнарына юнәлтте.
“Безнең бурыч: балага дәрес вакытындагы кебек, шулай ук дәрестән тыш чакларда да мәктәптә тәрбия эшләренең  барлык мөмкинлекләрен файдаланып, үзен табарга ярдәм итү”, – дип йомгаклады киңәшмәне ТР Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Инна Лазарева.
Михаил Гордеев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев