Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Безнекеләрне бел!

Омскида үткән Россиянең халыкара класслы спорт мастеры А. М. Антропов призларына “Yonex гран-при” яшүсмерләр сериясенең бадминтон буенча Бөтенроссия турнирында тәтешлеләр Софья Сергеева (рәсемдә сулда) һәм Валерия Таҗиева (рәсемдә уңда) яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Софья Сергеева тренеры Виктор Сергеев (ул аның әтисе) җитәкчелегендә бадминтон белән 5 ел шөгыльләнә. Аның өчен спорт, беренчедән, сәламәт яшәү рәвеше. Әмма, һәрбер спортчы кебек, аңа  шулай ук җиңү һәм нәтиҗәләр дә  мөһим. Һәрдаим шөгыльләнү һәм ярышлар буенча еш сәфәрләргә баруга карамастан, Софья уку өчен дә вакыт таба. Аның көндәлегендә – дүртлеләр һәм бишлеләр. 
Валерия Таҗиева биш ел балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең бадминтон секциясенә йөри, анда тәрбияләнүчеләр белән аның әтисе Руслан Таҗиев шөгыльләнә. Ул башта каникуллар вакытында 2нче мәктәпнең спорт залында кызының классташларына, күрше малайлар һәм кызларга бадминтон уйнарга өйрәткән, ә соңрак алар чын-чынлап әлеге динамик спорт төре белән мавыгып киткәннәр. “Берничә секциягә йөрдем, әмма бадминтон барысыннан да яхшырак, – дип уртаклашты Валерия. – Татарстан Республикасының яшүсмерләр җыелма командасы составында бөтен ил буенча төрле ярыш­ларга бару аеруча ошый, минем дусларым күп. Көндәшләр белән көрәштә үз осталыгымны шомартам, ә җиңсәм, үз рейтингымны арттырам. Минем хыялым – Россиянең юниорлар җыелмасына эләгү”.
Лина ТИХОНОВА, фотолар Сергеевлар 
һәм Таҗиевлар гаилә архивларыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X