Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ботинкаларың кысса

Кулланучылар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органына сыйфатсыз товарны алыштыру яки кире кайтару мөмкинлеге турындагы сораулар белән еш кына мөрәҗәгать итәләр.

ТР Дәүләт алкоголь инс­пекциясе белгеч-экспер­ты Елена Сазонова РФ 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы  Законына (алга таба – Закон) сылтама ясап, безгә нинди товарларны нинди шартларда алмаштырырга, шул ук вакытта кайсы очракларда теге яки бу товар өчен акчаларны кире кайтарырга мөмкин икәнлеген ачык­ларга ярдәм итте.
– Мин үземә ошамаган өчен генә товарны алмаштыра аламмы?
– Бу фикер дөрес түгел, чөнки алмаштыру өчен тулы нигезле исемлек каралган: товар формасы, габариты, фасоны, төсе, размеры яки комплектациясе буенча туры килмәгән очракта гына алыштырыла ала.
– Товарны теләсә кайсы вакытта да алыш­тырыр­га буламы?
– Кулланучы азык-төлек булмаган тиешле товарны, сатып алу көнен санамыйча, 14 көн эчендә алыштырырга хокуклы, азык-төлек товарлары исә  алыштырылмый.
– Мин күлмәк сатып алып, аны берәр төрле чарага кия һәм икенче көнне кибеткә кире кайтара аламмы?
– Бу Россия Федерация­сенең гамәлдәге кануннарына каршы килә, товар кулланылмаган һәм сыйфатын җуймаган  булса гына, алыштырыла ала.  
– Әгәр мин кулланмаган товарның бөтен фабрика ярлыкларын кисеп, алып ташлаган булсам, әйберне алыштырып буламы?
– Бу мөмкин түгел. Аның пломбалары һәм фабрика ярлыклары сакланган очракта гына товарны алыштыру мөмкин.
– Сатучы товарны алыш­тыру өчен чек күр­сәтүне сорый.
– Товар чегы яки касса чегы яисә әлеге товар өчен түләүне раслаучы башка документ булса гына, алыштыру башкарыла. Кулланучыда товар чегы яки касса чегы яисә товар өчен түләүне раслаучы башка документ булмаса, бу аны шаһит күрсәтмәләрен дәлил итеп күрсәтү мөмкинлегеннән мәхрүм итми.
– Сатып алган вакыттан 14 көн узмаган һәм пломбалары да, фаб­рика ярлыклары да, товар яки касса чегы яисә әлеге товар өчен түләүне раслаучы башка документ булса, кулланылмаган товар өчен акчаны кире кайтарырга мөмкинме?
– Кулланучы сатучыга товарны алыштырырга дип мөрәҗәгать иткән көнне  сатуда шундый ук товар булмаган очракта гына, ул сату-­алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм әлеге әйбер өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.
– Сатучы тиешле товар өчен акчаны кире кайтару 10 көнгә кадәр сузылырга мөмкин, дип раслый.
– Бу канунга каршы килә. Акчагызны кире кайтару турындагы таләпне канәгатьләндерү вакыты, күрсәтелгән товарны кире кайтарганнан соң, өч көннән дә артып китмәскә тиеш.
Товарны алыштырыр­га теләүчеләргә РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварыннан 55нче номерлы карары белән расланган башка төр размердагы, формадагы, габариттагы, фасондагы, төстәге яки комплектациядәге товарларның  кире кайтарыла яки алыштырыла алмый торганнарының исемлеге белән танышырга киңәш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X