Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Буталчык авыл тарихы

Кече Бисәрдән “Йолдызчык” театр яратучылар коллективы тамашачыларга мәхәббәт турында комедия күрсәтте.

(Тәтеш, 15 май, “Тәтеш таңнары").  Спектакльдә тасвирланган вакыйгалар өч Павел (Александр Губанов, Никита Шумилкин, Евгений Курмышкин) яшәгән чуаш авылында бара. Хат ташучы Люда (Кристина Шумилкина) буйдак егеткә тиешле хатны, ялгышып аларның берсенә, өйләнгән Павел Никитинга, тапшыра. Ир-ат һәм аның хатыны Маша (Тамара Самаркина) арасында низаг чыга. Аннары эз хат ташучыга ярәшелгән Павлушага (Александр Губанов) барып тоташа. Кыз аңардан үзен алдый дип шикләнә. Әмма хат язган Ирина  (Светлана Альденейкина) баласы белән авылга кайт­кач, барысы да җайга салына. 
Биредә Варвараның (На­талья Самаркина) улы килеп чыга, яшь ана аңарда үзенең сөйгәне Павелны таный. Спектакль туй бе­лән тәмамлана. Җирлектә яшәүче Иван һәм аның хатыны Шура ролен Александр Шумилкин белән Галина Курмышкина башкарды. “Безнең үзешчәннәр арасында слесарь, сатучы, укытучы, психолог, мәктәп укучылары бар. Театр­да катнашырга баштан ук ризалаштылар. Спектакль сәгать ярым барды, тамаша залы тулы иде. Театр коллективы хәзер үк инде авылдашларына яңа пьеса күрсәтү теләген белдерә”, – дип уртак­лашты режиссер-куючы, мәдәният йорты директоры Галина Курмышкина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев