Чакырылмаган фатир ияләре
Фатирда бөҗәкләр, мәсәлән, борчалар кайдан килә? Әлеге сорауга җавапны безгә Тәтеш районының баш санитар табибы Олег Мазюкин әйтте.
“Ел фасылы үзгәрешләре (җылылык, дымлылык), фатирда йорт хайваннары булмау борчалар барлыкка килүгә бөтенләй дә киртә булып тора алмый. Аларны урамнан үзең белән чалбарда, аяк киемендә һәм башка әйбердә яки подъезддан алып керергә мөмкинсең, – дип сөйли Олег Алексеевич. – Кандала гадәттә еш кына җиһаз сатып алганнан соң, күршеләрдә кандала булганда, юлда йөргәндә һәм кунакханәләрдә яшәгәннән соң килеп чыга. Көрән кырмыскалар һәм тараканнар азык-төлек, аеруча да киптерелгән җиләк-җимеш, кондитер әйберләре, җиһаз, йорт кирәк-яраклары белән керергә мөмкин. Бөҗәкләрнең таралу тизлеге зур. Алар ярыклардан һәм канализация янындагы тишекләрдән, су үткәргеч торбалардан, һава суыргыч җайланмалардан фатирдан фатирга үрмәләп күчеп йөри.
Торак йортта бөҗәкләр белән көрәшү – мөһим профилактик чара. Алар белән көрәшүне системалы рәвештә һәм бер үк вакытта бөтен бинада тулысынча юк итүне күздә тотып үткәрәләр.
Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге төп профилактик чараларның 3 этаптан торуын аңлата:
– бөҗәкләр һәм кимерүчеләрнең бина эченә үтеп керүенә һәм “төпләнүенә” чик куюга, торак биналарда гына түгел, шулай ук гомуми файдаланудагы урыннарның – подваллар, чормалар, баскыч астындагы урыннарның да санитар-техник торышын саклап тотуга шартлар булдыру;
– биналарның санитар-гигиена торышын саклау;
– юк иткеч чаралар. Кимерүчеләр өчен инсектицидлы махсус кибетләрдән сатып алырга һәм аларны инструкция буенча катгый рәвештә файдаланырга кирәк.
Гомуми файдаланудагы урыннарны эшкәртү яшәүчеләрнең гаризасы буенча йортка хезмәт күрсәтүче идарәче компания, бөҗәкләр урнашу дәрәҗәсенә торак объектны тикшерүне исәпкә алып үткәрелә”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев