Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Чыгымнар йөзе белән капланачак

    Агымдагы елда район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәтне саклау­га һәм янгын куркынычсызлыгы өчен 2 миллион 169 мең сум акча тотылган.

    Хуҗалык җитәкчеләре аг­рарийлар турында нык­лап кайгырта. Бу эштә “Р. Г. ­Сафиуллова” КФХ, “С. М. Казаков” КФХ, “Бакырчы” ҖЧҖ, “Колос” агрофирмасы” ҖЧҖ лидер булып тора. 


    “Колос”, “Авангард”, “Татарстан”, “Нур”, “Р. Г. Сафиуллова”, “Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприя­ти­е­ләре җитәкчеләре үз хезмәткәрләренең сәла­мәтлекләрен ныгыту максатыннан юлламалар алдылар.
    Ме­дицина тикшерүе узуга, махсус эш киеме белән тәэмин итүгә, шәхси сак­лану чараларына һәм янгын куркынычсызлыгына хуҗалык җитәкчеләре ае­рым игътибар итәргә тиеш.
    “Ел азагына кадәр җитәкчеләргә бер эшчегә алты меңнән дә ким акча сарыф итмәскә, хезмәт шартларына махсус бәяләү уздырырга кирәк”, – дип билгеләп үтте агросәнәгать комплексы профсоюз эшчәннәре райкомы рәисе Николай Артемьев.
    Ирина ЕФИМОВА


     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: