Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Диплом алдылар

Районның иң яхшы ветераннар коллективлары һәм җырчылары 12 апрельдә ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның Буада узган "Балкыш" V Респуб­лика бәйгесенең зона этабында катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган "Балкыш" фестивале 2012 елдан бирле үткәрелә. Милли мәдәниятне саклау, ветераннар арасында иҗатны таныту, балаларда һәм яшьләрдә кыйммәтләр системасын тәрбия­ләү аның төп бурычы булып тора.
Безнең районны 7 коллектив һәм 5 җырчы тәкъдим итте: "Хезмәт ветераннары халык хоры", "Туслых" халык фольклор ансамбле, "Келуня" вокаль ансамбле, "Умарина" халык фольклор ансамбле, "Пилеш" фольклор ансамбле, "Салават күпере" һәм "Илһам" бию коллективлары. Александра Әбдрәшитова, Навил Ибраһимов, Саимә Мөхәммәтова матур җырлары белән сөендерделәр. Виктор Арапов "Шигърият" номинациясендә үзе иҗат иткән әсәрне сөйләп, жюрины сок­ландырды. Асия Ибраһимова каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең "Вәхшәт" шигырен күңелләргә үтеп керер­лек итеп башкарды. Фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 һәм ВЛКСМ оешуның 100 еллык­лары кысаларында үткәрелде. Анда катнашучыларның барысы да Дипломнар белән бүләкләнде. Зона этабы нәтиҗәләре буенча лауреатлар гала-концерты Казанда узачак.
Екатерина СЕРГЕЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан тәтеш

2
X