Форпостчылар ярышты
Заманча яшьләр, нинди алар? Спортны яраталар, активлар, максатчаннар – боларны “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп укучылары һәм студентларының зона Спартакиадасында катнашучылар раслады.
Татарстанның алты район вәкилләре “Барс” спортсәламәтләндерү комплексы базасында йөзү, пневматик винтовкадан ату, АК-74не сүтү һәм җыю, йөгерү, гомуми физик әзерлек, үз эченә Бөек Ватан сугышы, ТАССР тарихы буенча сорауларны алган интеллектуаль викторина, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм башкалар буенча ярышты.
Ярышларда безнең районны берьюлы өч команда тәкъдим итте: ике студентларныкы – гражданнарны яклау көллияте һәм авыл хуҗалыгы техникумы – һәм бер мәктәпнеке – Урюмнан.
Татарстанда беренче тапкыр җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп укучылары һәм студентларның Спартакиадасын уздыру идеясе Тәтешнең “Форпост” территориаль үзәге директоры Анна Мещерякованыкы. “Спорт ветераны Владимир Бичуков ярышның төп хөкемдары булды. Безнең командалар бик шәп әзерлекле булуларын күрсәттеләр, калган яшьләр чараны оештыруда булыштылар”, – дип уртаклашты ул.
Спартакиада нәтиҗәләре буенча беренче гомумкоманда урынын студентлар командасы арасында Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте курсантлары яулады, икенче урында – Чүпрәле форпостчылары, буалылар өченче булды. Мәктәп командалары арасында Мактау пьедесталының беренче баскычына Апастан килгән яшьләр күтәрелде, икенчегә – кайбычлар, өченчегә – Чүпрәледән килүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев