Ышаныч һәм өмет белән
Киртәлеләр Архангел Михаил хөрмәтенә кәшәнә төзүгә зур әзерлек алып баралар.
Августта өч тапкыр оештырылган өмә вакытында тирә-якны җыештырдылар, карт агачларны кистеләр, траншея казып, нигез салдылар. Николай Еркин, Геннадий Вишняков, Владимир Видманов, Владимир Агеев һәм башка бик күпләр актив катнаштылар. Барлык бу чараларда җирлек хакимиятенә Владимир Платонов зур булышлык күрсәтә. Дини йолалар үткәрелде, шул вакытта киртәлеләр төзелешкә акча керттеләр. Барлыгы кырык мең сум җыелды, хәйрия бирү дәвам итә. Җирлек башкарма комитеты матди ярдәм күрсәтүне сорап авылдан чыгучыларга хат белән мөрәҗәгать юллады һәм Анатолий Гришков, Павел Меньшовтан уңай җавап та алынды, башкалар да кушылыр дип ышанабыз. Киртәлеләр зур ышаныч һәм өмет белән игелеклелек һәм әхлаклылык гыйбадәтханәсе төзиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев