Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Хатыны ничек итеп ирен сата

“Ялкау иреннән хатыны гарык була һәм ул аны базарга җитәкләп алып барырга карар итә”, – Пүчинкә-Яңа Льяш авылы мәдәният йортында булган музыкаль комедия шундый сүзләрдән башланып китте.

(Тәтеш, 22 май, “Тәтеш таңнары", Юлия Калинина, автор фотосы). “Ялкау иреннән хатыны гарык була һәм ул аны базарга җитәкләп алып барырга карар итә”, – Пүчинкә-Яңа Льяш авылы мәдәният йортында булган музыкаль комедия шундый сүзләрдән башланып китте.

Зур булмаган тамаша залы тулы иде, тирә-яктагы биш авылда яшәүчеләр дә авылдашларының чыгышын карарга җыелган.

Тамаша сюжеты буенча, хатыны (социаль хезмәткәр Надежда Барышникова) ирен (механизатор Александр Печников) кыйм­мәт бәягә сатарга ниятли. Аны карарга теләүчеләр күп булса да, әмма сатып алучы гына табылмый. 

Элекке сатучы (китапханәче Ирина Ефимова) хатын-кыз­ны кызгана һәм ул бәхетсез хатынга ярдәм итәргә уйлый. Сәүдәче “товарны” кирәгеннән артык мактый, барлык яктан да тәкъдимнәр килә. Иренең ничек итеп искиткеч булуын тыңлагач, хатыны аны калдырырга була.

Базар сәүдәчеләре ролен сатучы Наталья Михайлова белән хат ташучы Надежда Кириллова башкарды, урам җырчысын мәдәният йорты директоры Сергей Ефимов уйнады, текстны Алевтина Емельянова укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев