Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Хәрби үткәне булган укытучы

Октябрь башында Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Рачков 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул ТАССРның Кама Тамагы районы Сөйки авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Тәтеш педагогия училищесына укырга кергән. Александр Иванович сугышның нәрсә икәнен ишетеп кенә белми, чөнки аңа 1942 елның март аеннан августына кадәр Сталинград фрон­тында сугышырга туры килә. Авыр яраланып, 1943 елда демобилизация­ләнә һәм туган ягына әйләнеп кайта. I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале, юбилей медальләре белән бүләкләнә. Ул бөтен гомерен балаларга багышлый: география һәм тарих укытучысы була, аннары Сөйки мәктәбе директоры итеп билгеләнә. Инде егерме ел кызының гаиләсе белән Тәтештә гомер итә. “Бер дә тавыш күтәргәнен хәтерләмим. Тыйнак, әдәпле ул”, – ди кызы Надежда ­Александровна.
Сугыш ветеранын юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әхәт Фатыйхов котлады, ул аңа РФ Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән кайнар котлау сүзләрен тапшырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев