Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Хөрмәт күрсәттеләр

    Тәтештәге татар урта мәктәбендә матур гадәт буенча Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм булып узды.

    Чарада мәктәп директоры Илнур Җамалтдинов чыгыш ясап, кунакларны ике бәйрәм – Укытучы һәм Өлкәннәр көне белән котлады.
    Әлеге искиткеч кичәдә укытучылар һәм өлкәннәр хөрмәтенә шәкертләреннән җылы теләкләр шактый яңгырады. Алар остазлары һәм килгән кунаклар өчен бик матур концерт күрсәттеләр: сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, бүләк итеп сәхнәләштерелгән күренеш тә куйдылар.

       Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында мәдәният хезмәткәрләре игелекле гамәлләрне бик теләп башкаралар.
    Районның Байраш, Зур һәм Кече Әтрәч, Алабирде авыллары мәдәният хезмәткәрләре картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булдылар. Биредә гомер кичерүче ялгыз кешеләр өчен матур җырлардан торган музыкаль кичә оештырылды. Алар хөрмәтенә яңгыраган җырлар барышында тамашачылар хәтта биеп тә күңелләрен җилкендерделәр. Концертта шулай ук интернат-йортта яшәүчеләр үзләре дә катнашты. Үзешчән артистлар өлкәннәрне татлы ризыклар белән дә сыйладылар. Интернатта яшәүчеләр әлеге игътибарга ихластан сөенделәр һәм җылы теләкләрен ирештерделәр.

        Үтәмеш мәктәп-бакчасында Өлкәннәр көнен күңелле итеп үткәрделәр.
    Бәйрәмне мәктәп директоры Алсу Халикова ачып җибәреп, кунакка чакырылган ихтирамга лаек өлкән буынга күңел түреннән чыккан изге теләкләрен белдерде.
    Бакырчы авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Фирдәвес Ибраһимова җыелучыларны җирлек башлыгы исеменнән тәбрикләп, туган җирне үстерүгә куйган тырыш хезмәтләрен билгеләп үтте. Чара чәй табыны янында дәвам итте.
    Мәктәп хезмәткәрләре әйтүенчә, өлкәннәр җырлап-биеп, уеннарда, ярышларда катнашып, рәхәтләнеп ял иткән. “Ак калфак” җирле бүлекчәсенең “Шатлык” ансамбле матур җырлар башкарган.    
    Сания СӘМИГУЛЛИНА
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: