Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кыңгыр эшләр хакында

• Баймәт авылында яшәүче берәү 3 апрельдә полициягә үзенең 6 мең сумлык кәрәзле телефонын урлаулары турындагы гариза белән мөрәҗәгать итә. Полиция хезмәткәрләре каракны кайнар эздән ачыклыйлар, җинаять эше кузгатылган.


• Элек хөкем ителгән тәтешле 4 апрель төнендә спиртлы эчемлек урлау максатыннан шәһәрдәге супермаркетларның берсендә витринаны вата. Ир-атның хокукка каршы гамәленә Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан чик куела. Хокук бозучы тоткарланган һәм административ җаваплылыкка тартылган.
• Олы Тархан кешесенең 8 апрель төнендә машинасы яна. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана, экспертиза билгеләнгән.
• Тәтеш шәһәрендә яшәүче элек хөкем ителгән, суд тарафыннан чикләү билгеләнгән берәүгә карата җинаять эше кузгатылган. Ул 10 апрельдә административ күзәтчелекне бозган һәм җәмәгать тәртибенә каршы административ хокук бозган.
• Кадышта яшәүче 12 апрельдә эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән һәм ул үткән елның декабреннән алып быелның февраленә кадәр билгесез кешеләр аның йортыннан әйберләр урлаганлыгын хәбәр иткән. Хачлар, гармун, самавыр һәм башкалар юкка чыккан, урлаудан килгән зыян хуҗа өчен шактый зур. Җинаять эше кузгатылган, оператив-эзләү чаралары үткәрелә. 

Полиция хезмәткәрләре районда яшәүчеләргә һәм авыл җирлекләре башлыкларына авыл җирлекләре территориясендә тимер-томыр җыю белән шөгыльләнүче затлар күренү фактлары турында Тәтеш районы эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүләрен үтенеп мөрәҗәгать итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев