Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Монастырлылар льяшлеләрдә кунакта булдылар

    Льяшлеләр кунаклар һәм авылдашлары өчен үзләре ясаган кул эшләнмәләреннән күргәзмә әзерләгән иде, сүз уңаеннан, Льяш уңганнарының клубы да нәкъ менә шулай дип атала.

    Аларның йон җепләреннән булдырылган кызыклы кәҗә, бәрән, ел символы Эт сурәтләре матур чәчәкләр төшкән келәм янәшәсенә килешле итеп урнаштырылган, ә бизәкләп бәйләнгән бияләйләрне кулга аласы килеп тора.
    Галина Курмышкина, Светлана Альденейкина, Галина Ярмуллина, Надежда Деревенская "Тылсымлы энә" түгәрәгендә чын гүзәлләк тудырып, дүрт ел дәвамында эш көненнән соң Олы Бисәрдән атнага ике тапкыр китапханәгә киләләр. Китапханәче Мария Канашева болай ди: "Без бик теләп тәҗрибә уртаклашабыз, ихластан ял итәбез".
    Гөлнара Шәрәфиеваның крючок белән бәйләгән хатын-кызлар эш­ләпәсе, Валентина Сергееваның тулып торган розалар һәм пар аккош­лар төшереп чигелгән бизәкләре, Ольга Земкованың җемелдәвек сәйләннән ясалган эшләре җәй айларын хәтерләтә.
    Олы Бисәр башлангыч мәктәбе укучылары да өлкәннәрдән иҗади хезмәткә уңышлы өйрәнәләр.
    Олы Бисәрдә яшәүче Галина Янышева пенсиядә булса да ямансулап утыр­мый: бәйли, тоташтан чигә, ә инде ниндидер яңа, кызыксындырырлык бизәк күрсә, моңа һичшиксез өйрәнә.
    Ямбактыдан Надежда Горщевская­ның башмаклары, оеклары, чәчәк­ләре, мунчалалары да берсеннән-­берсе матур килеп чыккан.
    Хуҗабикәләр аш-суга да уңган булып чыктылар. Мул өстәлләрдә каба­рып пешкән күмәчләр, авыз суын китерерлек эремчек һәм башка әйберләрдән пешерелгән пироглар, коймаклар, кайнатмалар, тозланган, маринадланган яшелчәләр, алмалар, ит ашамлыклары, кетердәвек итеп кыздырылган кәрәкәләр бер рәткә тезеп куелган, барысын да санап бетереп булмый - җаның теләгәнчә сыйланырга мөмкин.
    Кичәдә җылылык хөкем сөрде
    Ә сәхнәдә авыл хатын-кызлары - "Кайда туган - шунда кирәк булган" концерт-спектаклендә катнашучылар - Мария Ферапонтовна (Марина Тимарина) һәм Анфиса Евстифеевна (Екатерина Латышева) мәш киләләр. Авылда йорт сатып алырга ниятләгән һәм анда хуҗабикә алып кайтырга теләгән буйдак - булдыклы майор Егор Петрович (Александр Латышев) - аларның тормышында гау­га китереп чыгара.
    Виктор Михайлов күңел кылларын тиб­рәндерерлек җыр башкарып, аларның уй-теләкләрен кабатлагандай тоелды. Ул авылдашы Петр Касьянов белән тагын бер тапкыр сәхнәгә чыкты, һәм алар ак кәүсәле каеннар ягында яшәүче һәрбер кешенең йөрәгенә үтеп керерлек җыр башкардылар. Теманы "Авыл хатын-кызлары" триосы дәвам итте, алар мәңгелек мәхәббәт һәм үзләренең теләкләре турында җиткерделәр.
    Яшьләрнең "Ромашкалар" биюе бе­лән үрелеп барган чыгышы ялкынландырып җибәрде. Яшүсмерләр спорт номерлары башкарырга сәхнәгә ышанычлы итеп чыктылар һәм кул сугышы алымнарын күрсәттеләр. Залдан алар тарафына горурлык хисләре белән тасвирланган сүзләр яңгырады: "Ватан сакчылары".
    Монастырский авыл җирлеге баш­лыгы Геннадий Костягин да авыл тормышыннан кызыклы тарихны сөйләп, бәяләр җыелмасына үзеннән өлеш кертү мөмкинлеген кулдан ычкындырмады.
    Нина Семенова "Авыл кәҗәсе" дигән чыгышын артистларча осталык белән сәнгатьле итеп сөйләде.
    Юлия Морозованың һинд биюе тамашачыларга матур бүләк булды. Күз явын алырлык көнчыгыш киемнәре, гүзәл хореография, биюченең гаҗәеп сыгылмалылыгы сок­ландырды һәм матур илгә сәяхәткә чакырды.
    Лидия Красненкованың көчле тавыш белән башкарган җырында моңсулык та, үкенеч катыш шатлык та чагылды. Һәдиз Нәбиуллинның гармунда уйнаган татар халык көйләрен һәм Зәкия Йосыпованың кабатланмас тавышын халык көчле алкышларга күмде.
    Концерт ахырында, хор белән бер­дәм рәвештә "Авылым минем" җыры яңгыраганда, залдагылар җылылык хөкем сөргән, әйтергә кирәк, иҗат рухындагы матур кичә өчен монас­тырлыларга алкышлар белән ихтирамнарын белдерү йөзеннән торып бастылар.
    "Һәркемгә рәхмәт - чыгыш ясаучыларга да, кабул итүче якка да, - диде район башлыгы урынбасары Евгений Курков. - Сезгә карыйм да уйлап куям - күңелдән һәм йөрәктән чык­кан иҗаттан да кыйммәтрәк берни юк. Авыл халкы башкала артистларыннан бер генә дә ким түгел, хәтта әле яхшырак та - аңлаешлырак һәм якынрак. Рәхмәт, уңышлар һәм җитешлек телим сезгә!"

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: