Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Музей яңалыклары

Тәтеш ягы тарихы музеенда эксперт фонд-сатып алу комиссиясе утырышы булды, анда быелның февраленнән августына кадәрге чорда яңа кергән әйберләрне музей фондларына теркәү мәсьәләләре тикшерелде.

Нәтиҗәдә 8546 әйбер музей статусы исемен алды. Шуларның күпчелек өлеше - 2011 елда Тәтешнең II шәһәрчегендә казу эшләре барышында алынган археологик табылдыклар, шулай ук сәүдәгәр Серебряковлар документларының күчермәләре, стендка ату буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе олимпия резервына нигез салучы Солтан Яруллинның истәлек медальләре, КГБ генерал-майоры Владимир Хапаевның шәхси әйберләре һәм документлары, тәтешле Сурковлар йортыннан көнкүреш әйберләре һәм этнография коллекциясе, педучилище укытучылары, ирле-хатынлы Левиннарның шәхси архивлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X